Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Дәваханәнең гинекология бүлегендә эшләүчеләрнең хезмәтләренә сокланабыз

Күптән түгел, чирләп китеп, хастаханәнең гинекология бүлегендә ятып чыгарга туры килде. Кырык еллап ул бүлеккә килгән юк иде. Андагы тәртипкә, чисталыкка исем китте. Ашау тәмле, төрләндереп торалар. Җылы су бар. Бүлектә эшләүчеләр якты йөз, тәмле тел белән озатып калалар. Тиздән бала тудыру йортының беренче катына күчәчәкбез. Анда душ кабиналарына кадәр...

Күптән түгел, чирләп китеп, хастаханәнең гинекология бүлегендә ятып чыгарга туры килде. Кырык еллап ул бүлеккә килгән юк иде. Андагы тәртипкә, чисталыкка исем китте. Ашау тәмле, төрләндереп торалар. Җылы су бар. Бүлектә эшләүчеләр якты йөз, тәмле тел белән озатып калалар. Тиздән бала тудыру йортының беренче катына күчәчәкбез. Анда душ кабиналарына кадәр бар, диделәр.

Шушы бүлекне җитәкләүче, районыбыз хатын-кызларының сәламәтлеге өчен ярты гомерен, бөтен көчен куйган Мансура Хейранованың тырыш хезмәте авыруларның күз алдында. Күп операцияләр ясап калган йокысыз төннәре, авыруларның сәламәтлегенә сөенеп йөргән көннәре күп булгандыр. Өлкән яшьтәге әнисе белән әтисе дә аның карамагында. Аңа ничек сокланмыйсың?!

Бик күп хатын-кызлар исеменнән Рамилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X