Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмарада рөхсәтсез машина алып киткән егеткә карата җинаять эше кузгатылган

11-17 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 78 гариза һәм хәбәр теркәлде. Шуларның алтысы җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. 10 октябрьдә, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә Ятмас Дусай авылы кешесе үзенең өлкән яшьтәге әнисенә үтерү белән яный. Кенәбаш авылыннан 47 яшьлек...

11-17 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенда 78 гариза һәм хәбәр теркәлде. Шуларның алтысы җинаятьләр турында иде, дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
10 октябрьдә, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә Ятмас Дусай авылы кешесе үзенең өлкән яшьтәге әнисенә үтерү белән яный.
Кенәбаш авылыннан 47 яшьлек ир-атның узган елның июнь-сентябренә, Югары Өскебашта яшәүче 42 яшьлек кешенең 2013 елның августыннан узган елның мартына кадәр законсыз рәвештә эшсезлек буенча пособие алган булулары ачыкланды. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды, бүгенге көндә тикшерү эшләре бара.
14 октябрьдә, иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Кукмарада яшәүче 20 яшьлек егет поселокта гомер кичерүченең ВАЗ-2110 автомобилен рөхсәтсез алып китә. Әлеге егет шул ук көнне полициянең ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, автомобиль хуҗасына кайтарылды. Җинаять эше кузгатылды.
28 яшьлек Кукмара кешесенең март аенда берәүдән ялган юл белән өч мең сум акча алган булуы ачыкланды. Бүгенге көндә ул полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, аңа карата эш кузгатылды.
17 октябрьдә, кичке сәгать дүртләр тирәсендә Вятка Аланы, Кукмараның 16 һәм 18 яшьлек егетләре "Эссен" кибетеннән спиртлы эчемлекләр урлыйлар. Егетләрне полиция хезмәткәрләре "кайнар эз"ләр буенча тоткарладылар, аларның кем булулары ачыкланды. Китерелгән зыян кибеткә кайтарылды. Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату буенча мәсьәлә хәл ителә. 16 яшьлек егетнең әти-әнисенә карата да чара күреләчәк.
Әлеге чорда районда алты юл фаҗигасе булды, төрле административ хокук бозулар өчен 128 кеше җаваплылыкка тартылды.
Соңгы вакытта ялганлау юлы белән акча үзләштерүчеләрнең саны бермә-бер артты. Мошенниклар үз максатларына ирешү өчен нинди генә ысуллар кулланмый. Бозым чыгару, кыйммәтле бүләк откан өчен акча күчерү, сыйфатсыз товар тарату, социаль хезмәткәр, табиб сыйфатында йортка үтеп керү һәм алар киткәч өй эчендәге кайбер кыйммәтле әйберләрнең югалуы - боларның барысы да халык ышанычын яулап эшләнә.
Мошенниклар тозагына эләгүдән сак булыгыз. Иң элек мәгълүматның дөреслеген тикшерергә, 02 телефоны аша полиция бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk