24 октябрь 2014 яңалыклары
-
РДКда Әниләр көненә багышланган җыр-шигырь конкурсы узачак
12-13 ноябрьдә район Мәдәният йортында Әниләр көненә багышлап әниләр турында җыр һәм шигырь конкурсы үткәрелә. Конкурста теләгән һәркем катнаша ала, җырлар, шигырьләр, прозадан өзекләр теләсә нинди телдә башкарылачак. Башлана 9.00 сәгатьтә. фото: http://fin-uclugi.ru/page/1015/
-
Кукмарадан салкыннар әлегә китәргә теләми
Республикабызда көтелмәгән салкыннар урнашты. Бу вакытка хас булмаган аномаль суыкларны арктик циклон алып килгән. Синоптиклар белдерүенчә, мондый һава торышы 27 октябрьгә кадәр сакланачак. Иртәгә, ягъни 25 октябрьдә салкынлык 18 градуска кадәр җитәчәк, дип фаразлана. Җылы киемнәрегезне шкафлардан чыгаргансыздыр инде. Кибетләрдән җылы туннар алучылар да күп күренә бу арада. Белгечләр әйтүенчә,...
-
Кукмара гимназиясенең “Яшь коткаручылар”ы республика конкурсыннан җиңү белән кайтты (+фото)
Кукмара 1нче гимназиясенең "Яшь коткаручылар"ы хәрби юнәлештәге барлык төр ярышларда актив катнашып, призлы урыннар яулауга ирешәләр. Әле шушы көннәрдә кызлар-егетләр Казанның "Патриот" үзәге оештырган республика конкурсыннан да икенче урынны алып кайттылар. -Ярышка 18 команда килгән иде. "Төньяк зона"га керүче Мамадыш, Кукмара, Саба командалары быел шәһәрлеләрнең борыннарына "чиертте", өч район да...
-
Кукмара полициясе “Сандугач” кибетендәге банкоматны таларга җыенган каракларны эзли
22-23 октябрьдә төнге сәгать унбердән иртәнге сәгать 7.45кә кадәрге вакыт аралыгында билгесез затлар, пыяла пластик материалдан ясалган керү ишегенең биген, рәшәткәле ишекнең асылмалы йозагын ватып, поселокның Ворошилов урамы, 20"а" адресы буенча урнашкан "Сандугач" кибетенә үтеп керәләр. Караклар әлеге кибеттә урнашкан "Ак Барс" Банкы җәмгыяте банкоматының уеп куелган биге булган алгы...
-
Гриппка каршы вакцинацияне 1 ноябрьгә кадәр ясатырга була
Гриппол һәм Гриппол плюс вакциналары барлык медицина учреждениеләренә кайтарылган. Грипп һәм ОРВИ эпидемиясе 2015 елның гыйнвар ахырында көтелә. Табиблар аңа хәзер үк әзерләнергә киңәш итә. Прививканы яшәү урыны буенча дәваханәләрдә ясатып була. фото: http://24smi.com/info/view/4653
-
"Тылсым"да шахмат-шашка буенча сайлап алу турниры үтте
"Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында шахмат-шашка буенча сайлап алу турниры узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча хатын-кызлар арасында беренче урынга Валентина Борисова чыкты. Ир-егетләр арасында беренчелекне Альберт Сәләхов алды, икенче-өченче урыннарны Хәйдәр Гарипов һәм Николай Большовлар бүлеште. Җиңүчеләр турнирның зона һәм республика этапларында катнашачаклар. фото: http://superpodarok.h12.ru/pages/catalog/chess/218gm71m.htm
-
"Озын тәнәфес" сәхифәсен башлыйбыз
Әлеге сәхифәдә районыбыз мәктәпләрендәге яңалыклар, белем йортлары тормышын чагылдырган, актив, талантлы укучылар турындагы язмалар урын алачак. Мәктәпләрдән кызыклы һәм мавыктыргыч хәбәрләр көтеп калабыз. Язмаларны почта аша юлларга (адрес: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 39а йорт) яисә электрон вариантта (hezmat_dani@mail.ru адресына) җибәрергә мөмкин. Активрак булыйк, дуслар! фото: http://www.chitalnya.ru/work/870386/
-
Дәгъваларга урын юк: Зур Сәрдек һәм Аш.Буҗида балалар бакчалары эшли (+фото)
Соңгы атналарда ТНВ каналының "Хәбәрләр" чыгарылышында районыбызның Зур Сәрдек һәм Аш. Буҗи авылларындагы яңа төзелгән балалар бакчаларының һаман эшләп китә алмаулары турында берничә тапкыр хәбәр иттеләр. Чыннан да, 1 сентябрь - Белем көне уңаеннан әлеге авылларда тантаналы төстә балалар бакчаларын ачканнар иде. Әмма җылылык булмау сәбәпле алар вакытлыча ябылды. Бүгенге...