41 елдан соң очрашу (28 май – Чик сакчылары көне)
Без, 1975 елның 8 ноябрендә бер төркем Кукмара районы егетләре, армия сафларына алынып, СССР чикләрен сакларга Ерак Көнчыгышка юнәлдек. Тулы бер эшелон булып, бер атна чамасы барганнан соң, безне Чита шәһәрендәге мәктәп спорт залына урнаштырдылар. Ә кайбер солдатларны, шул исәптән мине дә, Чита өлкәсенең Даурия хәрби поселогындагы укыту-өйрәтү заставасына җибәрделәр....