Яшәү бүләк иттең (шигърият)
Минем өчен янып-көюләрең
Йөрәгемдә йөртәм барысын да.
Фәрештәгә, әни, тиңлим сине,
Мин бурычлы мәңге каршыңда.
Якты кояш сиңа нурын сипсен,
Шатлык белән тусын иртәләр.
Тормыш күгең һәрчак аяз булсын,
Җилләр иссен сине иркәләп.
Сау-сәламәт кенә бул, әнием,
Матур булып атсын таңнарың.
Минем өчен, әни, үзе бәхет
Тоеп яшәү янда син...