Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поч.Сутерда яшәүче Роза һәм Владимир Шайфутдиновлар үзләренең өч баласы янына соңгы елларда тагын дүртне сыендырганнар

Бу нигездә ике әни яши. 87 яшьлек Сөембикә апа Закирова өч улына, дүрт кызына тормыш бүләк итсә, Роза һәм Владимир Шайфутдиновлар үзләренең өч баласы янына соңгы елларда тагын дүртне сыендыралар. Шахтада да эшли алам әле мин Сөембикә апа сүзләре бу. Туксан яшькә якынлашкан әлеге апаның кеткелдәп көлүенә, җор сүзле булуына...

Бу нигездә ике әни яши. 87 яшьлек Сөембикә апа Закирова өч улына, дүрт кызына тормыш бүләк итсә, Роза һәм Владимир Шайфутдиновлар үзләренең өч баласы янына соңгы елларда тагын дүртне сыендыралар.

Шахтада да эшли алам әле мин

Сөембикә апа сүзләре бу. Туксан яшькә якынлашкан әлеге апаның кеткелдәп көлүенә, җор сүзле булуына сокланмый мөмкин түгел. Ике күзенә дә операция ясатканнан соң, газета-журналларны да күзлексез укый башлаган әле. Моңа кадәр Нырты авылында инвалид улы Рафаэль белән яшәсәләр, хәтере начарланып киткәннән соң, кызы Роза аларны үз янына, Поч.Сутер авылына яшәргә ала.

-Җиде бала үстердем, кешедән ким яшәмәдем. Менә, сандыгым шыплап тулган, йозагын да көчкә биклим әле, - диде ул медаль-таныклыкларын барлап, үз бүлмәсендә сандык актарган арада. - Дүрт сыйныфны өстерәлеп бетерсәм дә, шөкер, тормыштан артта калмадым мин.

Сөембикә апа Ятмас Дусайда туса да, күрше Беренче Май поселогында үсә. 12 яшьтән тормыш арбасына җигелеп эшли башлый инде ул. Аннан соң Төркәш егетенә кияүгә чыгып, Казахстанга китәләр. Ире шахтада, үзе төрле эшләрдә эшли. Ә төпчеге Розага 12 яшь булганда ире Миңнехан үлеп китә. "Әти үлгәч, бигрәк авырга туры килде, транспорт бирмәделәр, әни берүзе урманга чана тартып йөреп, утын ташыды, - ди кызы Роза. - Казахстаннан Ныртыга күченеп кайткач, әти сәгать төзәтү остасы булып эшләгән иде. Лупа тоткан килеш сәгать ремонтлап утырганы хәтеремдә саклана. Рафаэль абый алты яшендә грипп белән бик нык авырган да, гомерлеккә инвалид булып калган. Әни аны бер дә ташламады. Кая барса да, үзеннән калдырмады.

Әйе, күз тимәсен, Сөембикә апа авырлыклар каршында югалып калмаган. Әле бүген дә җир җимертеп эшләргә әзер ул: үзе әйтмешли, дәрте дә, дәрманы да ташып тора. Әнә: "Шахтага да төшеп эшләр идем әле, Кукмарада шахта гына юк", - ди.

...Шайфутдиновлар гаиләсендәге иң өлкән кеше - Сөембикә апа белән шулай сөйләшеп алдык без. Аннан соң түр якка узып, Роза, балалар белән аралаштык. Кызганыч, гаилә башлыгы Владимирны гына өйдә туры китерә алмадык.

Әни, дисәк ярыймы?

-Без инде күптәннән үзебезнең тәрбиягә алынган балалар икәнлекне оныттык бит, - дип, иң беренче итеп сүзне Вероника башлады. -Тормышыбыз турында сораштыра башлагач кына Яр Чаллыдагы балалар йортыннан кайтканыбыз искә төшә.

13 яшьлек үсмер кыздан бу сүзләрне ишеткәч, бер кат югалып калсам да, абыйлы-сеңелле Вероника һәм Владимир Виноградовлар өчен сөенеп куйдым. Кызчык балалар йортында үскән чакларын, гомумән, әлеге гаиләгә килеп кергән вакытын хәтерләми дә икән бит. Юкса, алты гына ел вакыт узган. Димәк, әти-әни, гаилә җылысы бу балаларга тигез бүленә.

- Мин үзем дә болары - безнекеләр, ә алары тәрбиягә алынган дип аермыйм, - ди Роза. - Ул турыда уйлаганым да юк. Вероника һәм Володяны берәрсе кыерсыта яки аларга авырлык килә икән, яклап, тешем-тырнагым белән ябышачакмын.

... 2008 ел. Көннәрдән беркөнне Поч.Сутер мәктәбендә укытучы булып эшләүче Розага иптәш кызы тәрбиягә алынган балалар турында сөйли. Шайфутдиновлар да кызыксынып куялар һәм Роза Яр Чаллыдагы балалар йортына чыгып китә. Әле бит өйдә үзләренең тагын өч балалары - Альберт, Наталья, Ленар бар. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Альберт белән Наташа инде зурлар - Ижевск каласында яшиләр. Олысы гаиләле, радиозаводта программист булып эшли, ә Наташа медицина университетында укый. Ленарлары 11 сыйныфта белем ала. Бер генә бала алу теләге булган ханымга балалар йортында 8 һәм 12 яшьлек абыйлы-сеңелле Виноградовларны күрсәтәләр.

-Аларны күреп кайтканнан соң, җәйгә үзебезгә алырга дип документлар туплый башладым, - ди Роза.- Өч көн буе йокламадым. Кеше баласы бит, берәр хәл булса, ничек җавап бирермен дип борчылдым. Икенче юлы без килгәнне алар көтеп торалар иде инде. Ишектән килеп керүгә: "Бу безнең әйберләр", - дип, кечкенә генә төенчекләрен күтәреп чыктылар. Авылда өч көн торганнан соң, икәүләп яныма килеп бастылар да: "Роза апа, без сиңа әни, дип эндәшсәк ярыймы?"- дип сорадылар. Аларны кочаклап рәхәтләнеп бер еладым. Дөрес, беренче көннәрне өйдәге балалар белән тыныша алмадылар. Кечкенә иделәр бит әле. Ә хәзер әнә бер-берсеннән аерып ала торган түгел. Вероника Наташаның кайтканын сагынып көтеп алса, Ленар белән Володя бишенче сыйныфтан бирле бер парта артына утырып укыйлар. Спортта да, өйдә дә гел бергә алар. Тәрбиягә алынган балаларның исәп-хисап эшләре күп бит, Володябыз - математик. Бөтен кәгазь эшен аңа тапшырдым. Ул елны, җәйләр үткәч, балаларны алыр алдыннан иремнең туганнары белән киңәшләшкән идем. Бер энесенең: "Балалар тәрбияләүдә синнән бер кеше дә уздыра алмый", -дигән сүзе канат куйды.

Сөйләшкән арада Вероникадан: "Синең ничә әниең бар?"- дип кызыксынам. "Ике" дип җавап бирде ул.

-Дөрес. Мин аларны беренче көннән үк әниегезне онытмагыз, ул тормыш авырлыклары алдында югалып кына калган, дип үстердем, - ди Роза сүзгә кушылып. -Ике ел элек Верониканы әнисе янына алып бардык. Ә Володя әтисе, туганнары белән аралашып яши. Быел җәй көне туганнан -туган энесен кунакка да алып кайткан иде әле.

Соңгы ике елда бу гаиләдә тагын ике егет әни җылысын, әни пешергән тәмле ризык тәмен тоярга өлгергән. Марат Александров Янил аграр көллиятендә укыган чорда 18 яше тулганчы ял, каникул көннәрендә аларга килеп йөрсә, бүген алар Ефим Михалевның шимбә-ялга кайтканын көтеп алалар. Үз әнисе балалык хокукынан мәхрүм ителгән Ефимга моңа кадәр берничә гаиләдә булырга туры килгән. Ә хәзер Поч. Сутерга ашкынып кайта, биредән китәсе дә килми икән аның.

Гаиләдәге балалар мәктәптә үткәрелә торган һәр чарада актив катнашудан тыш, спорт та ярата. Без барган көнне дә алар тренировкаларга ашыктылар. Атнага дүрт тапкыр Ленар белән Володя "Зилант" спорткомплексына йөрсәләр, Вероника мәктәпнең волейбол командасында уйный. Егетләр Кукмарага күбрәк такси белән барырга мәҗбүр булсалар да, әниләре гаилә бюджетының саекканына бер дә борчылмый. "Без бит алар өчен яшибез", - диде ул.

...Кичә генә Розадан бер сөенечле хәбәр килеп иреште. Ленар белән Володя Казанда үткән самбо буенча Татарстан беренчелегендә беренче-икенче урыннарны алганнар.

Шайфутдиновлар гаиләсе 2011 елда "Татарстан" телерадиокомпаниясе үткәргән "Өйгә юл"("Дорога к дому") телепроектында катнашты. 2013 елда Роза Шайфутдинова "Ел хатын-кызы" республика конкурсында җиңеп чыкты. 2014 елда гаилә

"Нечкәбил" конкурсында үз көчләрен сынады, ә 2015 елда "Туган өй җылысы" фестивалендә җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев