Адай авылы клубында "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә" дип исемләнгән солдатларны армиягә озату кичәсе үткәрелде. Быелгы көзге чакырылышта Адайдан биш егет - Фәнзил Галимҗанов, Рузил Хантимеров, Нияз Багаутдинов, Рифат Зиатдинов, Ильяс Фахрутдиновлар Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүгә алыначаклар. Кичә барышында армиягә китүче егетләргә әти-әниләре, беренче укытучылары, авылның бригадиры Рәфкать Гиззәтуллин...