Реклама
Адай авылы клубында "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә" дип исемләнгән солдатларны армиягә озату кичәсе үткәрелде. Быелгы көзге чакырылышта Адайдан биш егет - Фәнзил Галимҗанов, Рузил Хантимеров, Нияз Багаутдинов, Рифат Зиатдинов, Ильяс Фахрутдиновлар Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүгә алыначаклар. Кичә барышында армиягә китүче егетләргә әти-әниләре, беренче укытучылары, авылның бригадиры Рәфкать Гиззәтуллин...
Адай авылы клубында "Ак теләкләр, ап-ак юл сезгә" дип исемләнгән солдатларны армиягә озату кичәсе үткәрелде. Быелгы көзге чакырылышта Адайдан биш егет - Фәнзил Галимҗанов, Рузил Хантимеров, Нияз Багаутдинов, Рифат Зиатдинов, Ильяс Фахрутдиновлар Ватан алдындагы хәрби бурычларын үтәүгә алыначаклар. Кичә барышында армиягә китүче егетләргә әти-әниләре, беренче укытучылары, авылның бригадиры Рәфкать Гиззәтуллин һәм башкалар үзләренең теләк-нәсихәтләрен җиткерделәр һәм исән-имин туган йортларына әйләнеп кайтуларын теләделәр ә егетләргә башлангыч хәрби белем биргән укытучылары, Зур Сәрдек авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Шамил Закиров киңәшләрен бирде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барып, чәй өстәле артында тәмамланды.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз