9 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Вахит мәдәният йортында Рәмис Нигъмәтуллинны армиягә озату кичәсе узды (+Фото)
Туган илебезне сакларга, якларга дип солдатларны көзге чакырылыш, армиягә озатулар башланып китте. 6нчы ноябрь көнне Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, Рәдиф һәм Рашидә Нигъмәтуллиннарның уллары Рәмисне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәдә Рәмиснең әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары, классташлары катнашты, алар булачак солдатка исәнлек-саулык, зур уңышлар, хәерле юллар теләделәр. Үзләренең...
-
274 кеше эчү аркасында агуланып үлгән
Татарстанда быел 9 айда алкоголь белән агулануның 973 очрагы теркәлгән, алкогольдән агуланып 274 кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Татарстанда алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хәлләрне тикшереп тору советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада алкоголь продукциясен ваклап сату 5 %ка, ә республикада җитештерелгән...
-
Юл фаҗигасе: өч машина бәрелешкән
Чистай районында өч машинаның бәрелүе аркасында 1 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше тән җәрәхәте алган. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Идарә тармагы хәбәренә караганда, юл-транспорт һәлакәте кичә, 8 ноябрьдә, 16:30 сәгатьтә Казан-Оренбург трассасының 123 нче чакрымында булган. "Ниссан Тиида" автомобиле йөртүчесе - 20 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сакламый,...
-
Булачак журналистлар өчен конкурс игълан ителде
Россия ислам институтында "Журналист буласым килә" иҗади эшләр бәйгесе старт алды. Ел саен уздырыла торган бәйгене Россия ислам институты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Иҗади бәйгедә мәктәпләрнең 8-11 сыйныф укучылары; урта һәм башлангыч һөнәри белем алучылар; югары уку йорты студентлар; гаммәви мәгълүмат чараларының штаттан тыш хәбәрчесе булган Татарстан һәм...
-
Терлекчелек буенча рейтингта - Кукмара беренче категориядә
Хәтерләсәгез, Татарстанның агросәнәгать тармагына исәпләнгән бюджет акчаларын һәр хуҗалыкка тигез итеп бүлү системасының эшләүдән туктавы турында бер язып чыккан идек инде. 2016 елдан башлап, уңышлы эшләүче хуҗалыкларга бюджет ярдәме күләме бермә-бер артачак. Аның төгәл суммасын билгеләргә исә махсус рейтинг ярдәм итәчәк. Күптән түгел киң җәмәгатьчелек игътибарына хуҗалыкларның игенчелек буенча рейтингы...
-
Манзарас балалар бакчасында “Көзге бәйрәм” узды
Манзарас авылының икенче номерлы "Әкият" балалар бакчасында бик матур итеп "Көзге бәйрәм" уздырылды. Анда икенче кечкенәләр һәм уртанчылар төркеменә йөрүче балалар катнашты. ...Бәйрәмчә бизәлгән залга кинәт кенә урман иясе йөгереп керә. Ул үзе белән табышмаклар һәм күптөрле уеннар алып килгән. Балалар бик тырышып табышмакларга җаваплар эзләделәр, кунакка үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр:...
-
Полиция хезмәткәрләре өч кешене кыйнаган
Сентябрьдә Зәйдә яшәүче кеше полиция хезмәткәренә суккан. Закон буенча ЭЭМ әгъзасына һөҗүм итәргә ярамый. Ләкин полиция хезмәткәренең хезмәттәшләре законга каршы килеп, әлеге кешедән үч алырга булганнар. Эш материаллары буенча, полиция хезмәткәрләре алдан ук үч алырга планлаштырган. Өч тоткарланучыга - көч кулланучы, аның абыйсы, танышы - карата полиция хезмәткәрләре көч кулланган,...
-
Кукмаралылар Президент Указын хуплый
4 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе һәм "Казан Мәрьям Ана иконасы соборын булдыру турында"гы Указны имзалады. Бу уңайдан райондашларыбыз үз фикерләре белән уртаклашты. Ришат КУРАМШИН, Кукмара мөселман мәдрәсәсе директоры: -Республикабыз җитәкчесе тарафыннан шундый Указга кул куелуы дәүләтнең дингә, рухи кыйммәтләргә зур игътибар бирүен күрсәтә. Ислам мәгарифе...
-
Кукмара район Советының өченче сессиясе була
Өченче чакырылыш Кукмара район Советының өченче сессиясе 16 ноябрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында була. Көн тәртибендә районның 2016 елга социаль-икътисадый үсеше фаразы, 2016 елга район бюджеты проекты (беренче укылыш), район Уставына үзгәрешләр кертү проекты турындагы мәсьәләләр каралачак.