Хәбәрләр
Юл фаҗигасе: өч машина бәрелешкән
Чистай районында өч машинаның бәрелүе аркасында 1 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше тән җәрәхәте алган. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Идарә тармагы хәбәренә караганда, юл-транспорт һәлакәте кичә, 8 ноябрьдә, 16:30 сәгатьтә Казан-Оренбург трассасының 123 нче чакрымында булган. "Ниссан Тиида" автомобиле йөртүчесе - 20 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сакламый,...
Чистай районында өч машинаның бәрелүе аркасында 1 кешенең гомере өзелгән, 6 кеше тән җәрәхәте алган. Бу хакта Татарстанның ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.
Идарә тармагы хәбәренә караганда, юл-транспорт һәлакәте кичә, 8 ноябрьдә, 16:30 сәгатьтә Казан-Оренбург трассасының 123 нче чакрымында булган. "Ниссан Тиида" автомобиле йөртүчесе - 20 яшьлек хатын-кыз куркынычсыз тизлекне сакламый, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм каршыга килүче "Ниссан Патфайндер" машинасы белән бәрелешә. Шуннан соң "Ниссан Тиида" каршыга килүче тагын бер автомобиль - "ВАЗ-2109" белән дә бәрелешә.
Һәлакәт аркасында ватан машинасының пассажиры - 55 яшьлек хатын-кыз урында ук вафат була. Алты кеше: "ВАЗ-2109" машинасының 50 яшьлек йөртүчесе һәм 35, 16 яшьлек ике пассажиры; "Ниссан Тиида"ның 62,41, 22 яшьлек пассажирлары хастаханәгә озатылган.
http://intertat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев