Ел саен уздырыла торган бәйгене Россия ислам институты һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Иҗади бәйгедә мәктәпләрнең 8-11 сыйныф укучылары; урта һәм башлангыч һөнәри белем алучылар; югары уку йорты студентлар; гаммәви мәгълүмат чараларының штаттан тыш хәбәрчесе булган Татарстан һәм Россия яшьләре катнаша ала.
Бәйгегә иҗат эшләре (басма, видео, фото эшләр) islamkonkyrs@yandex.ru электрон адресы буенча 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне бүләкләр генә түгел, Россия ислам институтының "Журналистика" бүлегенә кергәндә өстенлекләр дә көтә.