29 октябрь 2015 яңалыклары
-
Манзарастагы "Сафари" саунасына рәхим итегез!
Сайтыбызда оештырылган "Хезмәт даны" һәм мин!" дигән бәйге барышында юлланган әлеге фоторәсемдәге гәҗит укып утыручы туташ һәм ханымнарга бөтен редакциябез белән кызыктык. Эх, бер генә булса да бу матурлыкны күреп, парлы мунчада тәннәрне сихәтләндереп, бассейнында йөзеп кайт идең! Баксаң, һич кенә дә ерак барасы түгел, үзебездә - Манзарас авылындагы "Сафари"...
-
Үзешчән җырчы Әлфинур Юнысованың иҗатын яратам
Мин элек-электән җыр-моңга гашыйкмын. Яшь вакытта ирем белән икебез дә сәхнә түреннән төшмәдек. Ул сыздырып гармунда уйнады, мин җырладым. Хәзер дә шул вакытларны сагынып искә алам. Инде җиденече дистәне түгәрәкләп килсәм дә, район Мәдәният йортында узган бәйрәм, концертларның берсен дә калдырмаска тырышам. Мәдәният йорты хезмәткәре Әлфинур Юнысованың җырлавын аеруча яратам....
-
“Магнолия”дә авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен хәйрия ашы үтте
"Тылсым" үзәгенең "Гаилә" бүлекчәсендә "Туган көннәр атналыгы" дигән программа тормышка ашырыла. Аның кысаларында узган атнада "Магнолия" кафесында авыр тормыш хәлендәге гаиләләрдә тәрбияләнүче 12 бала (шуларның алтысы туган көн ияләре) өчен хәйрия ашы үткәрелде. Әлеге чараны оештыруда "Импульс" компаниясе, "Консул" сәүдә үзәге, "Балалар дөньясы" кибете, "Магнолия" кафесы җитәкчеләренең өлеше зур булды.
-
12 ел юынмаган
Америка галиме Дэвид Уитлок, фәнни тикшеренү максатында су, сабын һәм мунчала кулланмыйча 12 ел буе яшәгән. Ул Кембриджда фирма ачып, тәнне чистарта торган чара уйлап тапкан, аны "Мать-Грязь" дип атаган. Бу чара, галим әйтүенчә, кеше бүлеп чыгара торган зарарлы матдәләрне йота һәм файдалыларын бүлеп чыгара торган бактерияләрдән тора. Аны тәнгә...
-
Арча районында бер көн эчендә 95 мәет җирләгәннәр
2003 елда Иске Чүриле авылындагы чиркәүне төзекләндерү вакытында подвалда кеше сөякләре табыла. Шул вакыттан бирле алар күмелмичә яткан була. Районның яңа җитәкчесе Илшат Нуриев бу турыда белгәннән соң бик гаҗәпләнә: ничек инде алар мондый хәлдә ятарга тиеш? Аларның кемнәр икәнлеген ачыкларга тырышып караулар нәтиҗә бирми. Республика прокуратурасы, юстиция министрлыгы, дини...
-
Саба районы кешесе Кукмарага килеп пычкы урлаган
27 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә Күкшел авылында яшәүчедән гариза керде. Зыян күрүче хуҗалыктагы мунча оялдыннан 8 мең сумлык "Партнер-350" пычкысын урлауларын хәбәр итте. "Кайнар эз"ләр буенча полиция хезмәткәрләре тиз арада каракның кем булуын ачыклый алдылар. Ул элегрәк хөкем ителгән Саба районы кешесе булып чыкты. Әлеге факт буенча...
-
Кичә юл фаҗигасендә 24 яшьлек Кукмара егете зыян күргән
28 октябрьдә, кичке сәгать җиденче яртылар тирәсендә Кукмара-Лесхоз юлының Иске Юмья авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте булды. "Лада-приора" автомобилендә хәрәкәт иткән 24 яшьлек Кукмара егете юл читенә төшеп каплана. Ул төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелде, дип хәбәр итте ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин. Көзге көнгә бер ышаныч...
-
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова "Вконтакте”да булмаса да, унлап ялган бите яши
Социаль челтәрдә җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың ялган битләре елдан-ел артта бара. Тик җырчы үзе бер социаль челтәрдә утыра икән. "Вконтакте"да гына аның 11 бите (аккаунты) бар! Тик җырчы сүзләренә караганда, ул instagram белән генә куллана икән. "Минем исемнән "Вконтакте"да утыручы "Ландыш Нигъмәтҗанова"ларга зур рәхмәт", дип белдергән җырчы "Азатлык" радиосына биргән әңгәмәсендә....
-
Безнең кунак – якташыбыз, юмористик хикәяләр авторы Илдар Хәйруллин
Юмор остасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру...
-
Кукмарада күп балалы дүрт гаиләгә беренчел янгын сүндерү җайланмасы тапшырылды
Коткаручылар көне һәм юбилей даталары уңаеннан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә беренчел янгын сүндерү, автоном рәвештә эшләүче янгынны кисәтү җайланмалары тапшыру буенча хәйрия акциясе уздыра. Районда әлеге җайланмаларга күп балалы дүрт гаилә ия булды. Ятмас Дусай авылында яшәүче Ләйсән һәм...