Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Манзарастагы "Сафари" саунасына рәхим итегез!

Сайтыбызда оештырылган "Хезмәт даны" һәм мин!" дигән бәйге барышында юлланган әлеге фоторәсемдәге гәҗит укып утыручы туташ һәм ханымнарга бөтен редакциябез белән кызыктык. Эх, бер генә булса да бу матурлыкны күреп, парлы мунчада тәннәрне сихәтләндереп, бассейнында йөзеп кайт идең! Баксаң, һич кенә дә ерак барасы түгел, үзебездә - Манзарас авылындагы "Сафари"...

Сайтыбызда оештырылган "Хезмәт даны" һәм мин!" дигән бәйге барышында юлланган әлеге фоторәсемдәге гәҗит укып утыручы туташ һәм ханымнарга бөтен редакциябез белән кызыктык.

Эх, бер генә булса да бу матурлыкны күреп, парлы мунчада тәннәрне сихәтләндереп, бассейнында йөзеп кайт идең! Баксаң, һич кенә дә ерак барасы түгел, үзебездә - Манзарас авылындагы "Сафари" саунасы икән бит ул!

Мунча керенергә яратмаган кеше, гомумән, юктыр ул. Бераз парланып алгач, хуш исле мунча себеркесе белән дә чабынып җибәрсәң, ару-талчыгуларың су белән юып алгандай юкка чыга, кәефләр күтәрелә, кан әйләнеше яхшыра, мускуллар һәм буыннар йомшарып киткәндәй була.

"Сафари" саунасының ишегеннән аяк атлап кергәч тә, борынга шулкадәр тәмле нарат агачы исе бөркелде. Җылытылган идәннәргә баса-баса кунак бүлмәсенә узасың. Анда исә...нәкъ әкият дөньясындагы кебек - агач өстәл, рәшәткәләп эшләнгән урындыклар. Бераз караңгылатылган ут һәм стеналардагы орнамент-бизәкләр тагын да үзгә бер сихрилек өсти. Алдагы бүлмәдә 1,4 метр тирәнлектәге 2x4 метрлы бассейн урнашкан. Парлану бүлмәсендә тирләп чыкканнан соң, кисмәктәге салкын су белән коенып аласың да, бассейн эченә чумасың. Ул чагындагы рәхәтлекне сүз белән генә аңлатып бетерерлек микән?!

-Без әле икенче елыбызны гына эшлибез. Әмма шулай да кыска гына вакыт эчендә район халкы "Сафари"ны яратып өлгерде. Саунага килүчеләрнең һәммәсеннән дә бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәбез. Безнең өчен анысы - иң мөһиме, - ди сауна хуҗасы Мәүлия ханым Гыйләҗиева. - Фин мунчасы-саунада һава электр миче белән җылытыла. Үзәктән идарә итү юлы һәм термостат ярдәмендә чабыну урынында тиешле температура саклана. Бассейнда исә тәүлекнең 18 сәгате буена суны чистарту җайланмасы эшләп тора, су температурасы беркайчан 27 градустан түбән төшми.

"Сафари"да төзелеш һәм дизайнерлык эшләрен килешү нигезендә Казанның сауна, спа-үзәкләр төзү белән шөгыльләнүче бер җәмгыяте алып барган. Эшчәнлеген бөтенләй туктатып торган бинага берничә айда "җан" өргән алар. Сауна иң күбе сигезгә кешегә кадәр каралган. Туган көн, истәлекле даталарны биредә бик рәхәтләнеп билгеләп үтәргә була, шулай ук ял итү өчен дә менә дигән урын! Бәяләрне алай кыйммәт дип әйтмәс идек: ничә кеше килүгә карамастан, 1 сәгате - 700, 2 сәгате - 1400, 3 сәгате - 2100 сум, дүртенче сәгать бушка. Шулай ук кайнар чәй, су да тәкъдим ителә. Алдан хәбәр ителгән очракта, заказлар кичке сәгать уннан соң да кабул ителә.

-Иң элек һәркемне саунада үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырабыз. Исерткеч эчемлек кулланганнарын бинага ук кертмибез, - дип сүзен дәвам итә Мәүлия ханым. - Чисталык булуын яратам. Ахыргы клиентларны озаткач, үзем бар җирне юып, тиешле тәртип урнаштырып кайтам.

Мунча - организмны чыныктыру өчен дә иң кулайлы ысул! Озак та уйламыйча, "Сафари" фин мунча-саунасына рәхим итегез, дуслар!

Адресы: Манзарас авылы, Яшьләр урамы, 5а йорт. Белешмәләр һәм заказлар бирү өчен телефоннар: 8-937-521-57-91, 8-960-087-25-93.

реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk