Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең кунак – якташыбыз, юмористик хикәяләр авторы Илдар Хәйруллин

Юмор остасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру...

Юмор остасы Илдар Шәмсулла улы Хәйруллин 1958 елның 5 сентябрендә Кукмара поселогында дөньяга килә. 1975 елда Кукмараның 1нче урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә. Икенче курстан соң читтән торып уку бүлегенә күчә һәм армия сафларына алына. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Түбәнкамашин» берләшмәсендә эшли, ләкин рәхимсез авыру аны аяктан ега. Илдар Хәйруллинның беренче хикәяләре мәктәп елларында ук газета битләрендә күренә башлый. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында уздырган әдәби бәйгедә җиңү яулый. Аның хикәяләре Кукмара, Түбән Кама төбәкләрендә чыгучы «Хезмәт даны», «Туган як», «Чулман» газеталарында да дөнья күрә. Соңгы елларда аның хикәяләре «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Ватаным Татарстан» газеталарында, «Чаян», «Сөембикә», «Мәйдан», «Казан утлары» журналларында еш басылып килә.

Илдар Хәйруллин - 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

***

-Илдар абый, хәлләрегез ничек? Үзегезнең бүгенге тормышыгыз турында бәян итегез әле.

-Бүгенге тормышым шул - элеккеге сыйныфташым булган тормыш иптәшем Рузалия белән Түбән Кама шәһәрендә яшим. Кызыбыз Айгөл Казанда яши, шунда эшли.

-Кукмарага кайткалыйсызмы? Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип юкка гына әйтмиләр. Туганнарыгыз, дусларыгыз белән элемтәдә торасызмы?

-Кызганычка каршы, әти-әнием исән түгел инде, шуңа еш кайтыла дип әйтеп булмый. Шулай да быел җәй кайтып килдек. Ни өчен дигәндә, мәктәпне тәмамлаганның юбилей елы булды. Сыйныфташлар, дуслар, туганнар белән очрашып сөйләштек. Бик сагынып кайттым, әлбәттә. Бөтен Россиягә таралган сыйныфташлар белән очрашу бик сөенечле булды. Бик җылы кабул иттеләр, онытылмаслык хатирәләр калды бу очрашудан. Бик еш шалтыраталар, кызлар да, егетләр дә.

-Тормышыгыз бик үк җиңел түгел, шулай да авырлыкларны җиңеп, иҗат итәсез. Үзегездә юмористик хикәяләр язарга ничек көч табасыз?

-Мин моны бик ачык кына әйтә алмыйм. Бу, мөгаен, әтидән киләдер. Ул безнең сугыш елларын узган, бик җор телле, киң күңелле кеше иде. Ә менә әниебез басынкы холыклы. Мин күп балалы гаиләдә үстем, тормыш авырлыкларын җиңәргә дә шул шаян теллелек, җор күңеллелек ярдәм иткәндер дип уйлыйм.

-Китапларыгыз бармы, Илдар абый, булса, аларны кибетләрдә табарга мөмкинме?

-Әйе, минем 1998 елдан бирле "Татарстан" китап нәшриятында 4 хикәяләр җыентыгым чыкты, соңгысы 2012 елда дөнья күрде. Мәрхүм Туфан Миңнуллин аңа сүз башы язган иде, китап чыккач сөендерерсең дигән иде дә, кызганычка каршы, булмады. "Татарстан яшьләре", "Мәдәни җомга", "Шәхри Казан" газеталарында, "Идел", "Сөембикә", "Чаян", "Казан утлары" һәм башка журналларда басыла хикәяләрем. Соңгы вакытта да берничә хикәям берьюлы берничә газета-журналда басылып чыкты, туры килүме бу, белмим, кайчагында үзем дә аңламыйм. Тормыш үзе таләп иткән, үзе тәкъдим иткән темаларны күтәрергә тырышам. Бәлки шуңа халык яратып кабул итә торгандыр. Ни өчен дигәндә, кешенең бит арып эштән кайткач, авыр темаларга кагылышлы язмаларны укыйсы, тапшыруларны тыңлыйсы, карыйсы килми, ә менә газета-журналларның соңгы битендәге юмор колонкасын ул яратып укый.

-Әле шушы көннәрдә сөенечле вакыйга да булган икән...

-Әйе, узган атнада Әлмәттә шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия лауреатларын бүләкләү тантанасы булды. "Ерып чыгарбыз" дигән юмористик хикәяләр җыентыгым өчен кызыксындыру премиясенә лаек булдым. Ел башында Шәйхи Маннур исемендәге премиягә лаек дип табылуым да минем өчен бик сөенечле булган иде, мондый җиңүләр иҗатка зур этәргеч бирә.

-Якташларыгызга нәрсә теләр идегез?

-Теләк шул - максатчан булу кирәк, максат кешене яшәтә, тормышта этәргеч булып тора. Якташларымның максатларына ирешүләрен теләп калам.

Алевтина Асанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X