21 август 2015 яңалыклары
-
Нормабашта иртәгә “Чәй көне” узачак
Иртәгә, 22 август көнне, сәгать 13.00дә, Нормабаш авылының чишмәсен төзекләндерү уңаеннан "Чәй көне" үткәрелә. Программада җыр-биюләр, уеннар, кайнар коймак белән самавыр чәе эчү һәм башкалар бар. Рәхим итегез!
-
16 яшьлек кыз кияүгә чыккан
13 августтан 19 августка кадәрге атнада шәһәрнең ГХАТ бүлекләрендә 503 сабый (237 ир бала һәм 268 кыз бала) тууы теркәлгән. Иң яшь анага - 17, иң олы яшьтәгесенә - 43. Әти-әниләр балаларына Асель, Эмиль, Тимофей, Марсель, Сәмирә, Диана, Антон, Әмир, Алисә исемнәрен яратып кушкан. Нәни казанлыларга бу атнада кушылган иң...
-
Истә, барысы да истә
Район газетасының 27 март санында Тимерхан Әхмәдиевның "Сугыш күрмәгәнне күрсәтте" дигән язмасы урын алган иде. Аны укыгач, мин дә үземнең сугыш елларындагы балачагымны искә төшердем. Ул вакытларда барыбыз да бик авыр тормышта яшәдек. Көз көне җир өстендә калган, өшегән бәрәңгеләрне җыеп, шуны пешереп ашый идек. Утын булмагач, салам белән бергә...
-
Әлмәт районында балалар гомерен өзгән һәлакәт турында яңа хәбәр
Кичә, 20 августта, "Әлмәт-Лениногорск" - "Әлмәт-Чупай" автомобиль юлы чатында булган һәлакәт турында хәбәр иткән идек. Иртән килеп чыккан һәлакәт аркасында 15 яшьлек кыз һәм 10 яшьтәге баланың гомере өзелде. Һәлакәткә юлыккан "Лада Калина" кешеләренең Лениногорскидан Әлмәткә барышлары булган. Сәфәрләренең максаты - балаларына яңа уку елы алдыннан мәктәпкә әйберләр алу булган....
-
Райондашыбыз Мансур Әхмәтшин: Утка каршы каләм белән дә көрәштем
Район дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләгән, лаеклы ялга чыкканнан соң да эшеннән аерылмаган Мансур абый озак еллар буе газетабызның үз хәбәрчесе булып торды. Аның язмалары янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге турында хисап тоту гына түгел, ут фаҗигасен бөтен куркынычлыгы белән тасвирлап бирү, сәбәпләрен ачу, кешеләрне кисәтүгә юнәлдерелгән була иде. Йөрәге аша үткәреп,...
-
Кукмарада тугыз исерек шофер правасыз калган
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 июльдән бүгенге көнгә кадәр исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 9 шофер, ЮХИДИ штрафларын үзвакытында түләмәгән өчен 12 транспорт йөртүче тоткарланган. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&etext=787.nIS9Iq4BDCL-
-
Илфак Шиһапов малаен үзенең "балачагына кайтарган"
- Әти,минем синең балачагыңда яшисем килә диде кечкенә улым, планшетындагы ниндидер уеннан аерылып. - Сезнең заманда бигрәк кызык булган. - Кызык иде, дидем мин, көч хәл белән интернеттан укып утырган бер язмадан бүленеп. Сиксәнгә җитеп килә торган әни карчык инде ярты сәгатьләп кем беләндер телефоннан сөйләшә иде, ул да сагаебрак...
-
Кукмара паркындагы “Гаилә” агачына эленгән “Мәхәббәт йозаклары” – яшь парларның бердәмлек символы
Парк һәм скверлар елы кысаларында республикабызда күптөрле чаралар үткәрелә, акцияләр оештырыла. "Агач утырту", "Бердәм экология дәресе", "Халыкара урман көне" - болар барысы да табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшырту, әйләнә-тирәбезне яшелләндерүгә юнәлдерелгән. Шәһәр, район үзәкләрендә генә түгел, авыл җирлекләрендә дә парк һәм скверлар төзү, искеләрен яңарту юнәлешендә эш бара. 14 августта...
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр
15 августка Игеннәрне суктыруда катнашучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): Вахитов исемендәге хуҗалыктан Нургали Тимергалиев (Мега-360) -12,96. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Тәлгать Гобәйдуллин (Мега-360) - 12,84. Вахитов исемендәге хуҗалыктан Геннадий Васильев (Тукано-430) - 12,13. Игеннәрне теземнәргә салучы алдынгы комбайнчылар (норма/смена): "Восток" хуҗалыгыннан Ильдус Нуриев (МакДон) - 10,8. "Әсәнбаш" агрофирмасыннан Рәзил Габделганиев (СК 5+ЖРБ-4,2)...
-
42 ел гомерен руль артында үткәргән Рафаэль абый Закировны “дусты” бер дә сынатмаган
"Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм", - ди 42 ел гомерен руль артында үткәргән Рафаэль абый Закиров. Элек кешеләр хезмәт юлын башлаганда ук күңеле тарткан һөнәрне сайлаганнар. Ә хәзерге яшьләрнең кайберләре заманы өчен "модалы" эшкә алына һәм тормышта үз урыннарын таба алмыйча, бер эштән икенчесенә...