Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Райондашыбыз Мансур Әхмәтшин: Утка каршы каләм белән дә көрәштем

Район дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләгән, лаеклы ялга чыкканнан соң да эшеннән аерылмаган Мансур абый озак еллар буе газетабызның үз хәбәрчесе булып торды. Аның язмалары янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге турында хисап тоту гына түгел, ут фаҗигасен бөтен куркынычлыгы белән тасвирлап бирү, сәбәпләрен ачу, кешеләрне кисәтүгә юнәлдерелгән була иде. Йөрәге аша үткәреп,...

Район дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәтендә эшләгән, лаеклы ялга чыкканнан соң да эшеннән аерылмаган Мансур абый озак еллар буе газетабызның үз хәбәрчесе булып торды. Аның язмалары янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеге турында хисап тоту гына түгел, ут фаҗигасен бөтен куркынычлыгы белән тасвирлап бирү, сәбәпләрен ачу, кешеләрне кисәтүгә юнәлдерелгән була иде. Йөрәге аша үткәреп, аянычлы хәлләр турында ачынып язды ул.Газетабызның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллин исемендәге премия лауреаты булуы да аның осталыгы хакында сөйли. Үзе белән очрашып, хәл-әхвәлләрен белешергә булдык әле.

-Мансур абый, соңгы вакытларда ни өчендер каләмегезне ташладыгыз.

-Иҗат эшеннән бөтенләй үк читләшмәдем: юбилейларга, туйларга котлаулар язып бир әле, дигән үтенечләрне кире какмыйм. Үземнең шигырьләремне дә өстим.

-Язу сәләтегез кайчан ачылды?

-Мәктәптә укыганда иншаларны яратып яздым, стена газетасы редколлегиясе әгъзасы булдым. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әминә апа Гайнанова үз хезмәтенә бирелгән, бик ипле зат иде, "5"ледән дә ким билге алуыма юл куймады. Армия хезмәтенә җибәрелгәч, сөйгән кызларына юллау өчен солдатларга хатлар язып бирә идем.

-Журналист булырга теләмәдегезме?

-Ничектер уйланылмаган. Хәер, тормышта без ниятләгәнчә генә килеп чыкмый. Ике абыем Себергә бәхет эзләп киттеләр, төп йортта мин генә калдым. Әни авырый, әтиебез генә эшкә йөри иде. Шуңа күрә төзелеш институтына биргән документларымны кире алып, армиягә киткәнче киез итек фабрикасында эшләдем. Бер ел солдат итеге кигәннән соң, мине Саратовтагы хәрби училищега җибәрделәр. Әти-әнием: "Безне кем карар, син хәрби булсаң" дигәч, уку йортын калдырып, кабат частька кайттым. Бик нык ачуландылар, чөнки офицерлар җитми иде. Шулай да взвод командирының ярдәмчесе итеп билгеләделәр. Командир юк иде, шунлыктан аның вазыйфаларын үземә башкарырга туры килде.

Кукмарага кайткач, хәрби комиссариатка чакырып алып, 39нчы һөнәри училищеда хәрби хәзерлек дәресләре алып барырга тәкъдим ясадылар. Анда биш ел укыттым, бер үк вакытта читтән торып, Казан педагогия техникумын тәмамладым. Өйләндем, инде фатир алырдай эш кирәк иде, шуңа күрә тегү фабрикасына урнашып, инженер, төзү цехы начальнигы булып хезмәт куйдым. 1979 елда комсомол юлламасы һәм коллектив тәкъдиме белән эчке эшләр органнарына (дәүләт янгын күзәтчелеге аңа карый иде) килдем. Башта инспектор итеп билгеләндем, аннары Свердловск шәһәрендә офицерлар әзерләү буенча беръеллык курслар тәмамлап, пенсиягә киткәнче өлкән инспектор, инспекция җитәкчесе булып эшләдем. Газетага мәгълүмат биреп бару да минем вазыйфага керә иде.

-Районда булган янгыннарның барысы да исегездәме?

-Берсе дә күңелдән җуелмый. Янгыннар төшләремә керә, куркып уянам да, ярый әле өндә түгел, дип сөенәм. Бигрәк тә үлемнәр, аеруча балалар үлеме белән бәйле үзәк өзгеч фаҗигаләр тынычланырга ирек бирми. Янып каралган гәүдәләр әле дә күз алдымда. Кисәүләргә әйләнгән йорт, каралты-кура урынына яңасын төзергә, машинаны яңасын алырга була, ә кеше гомерләрен кайтару мөмкин түгел.

-Фаҗигаләрнең берәрсе турында сөйләгез әле.

-Тимер юл урамында ана белән ике кызы янып үлделәр. Ана тегү фабрикасыннан төнге сменадан кайтып, өй алларындагы электр плитәсенә чәйнек куйган да, өйгә кереп, диванга ял итәргә утырган. Кызлар бу вакытта йоклаган булалар. Арыган ана да йокымсырап китә. Шул арада чәйнектәге су кайнап бетә, чәйнек кызып, ут чыга. Ялкын өй алдын чолгап ала, аннары өйгә күчә. Үле гәүдәләрдән күренгәнчә, кызлар йокыдан уянып, котылырга омтылганнар: берсенең карават янында чүгәләгән көе, икенчесенең идәнгә егылган хәлдә гомерләре өзелгән. Әниләре исә уянмый да калган. Утны тәрәзә аша сүндердек тә, бу фаҗигане күреп, өнсез калдык.

Икенче бер очрак. Монысы нәни малайның үлеме белән бәйле. 4-5 һәм 6-7 яшьләрендәге ике малай, кер чайкарга барган әниләренә ияреп, су буена төшәләр. Аннан кайтып, ана олы малае белән өйгә керә, кечесе ишегалдында уйнап кала. Бераздан олысы да уйнарга чыга һәм сарайларының печәнлеге янганын күреп ала да, әнисенә әйтә. Хафага калган ана төтен тулы сарай эченә кереп эзләсә дә, улын тапмый. Ярдәм сорап, күршеләренә йөгерә. Күрше ир дә сарайга кереп карый, әмма сабый күренми. Шуннан соң ул янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә ашыга. Утны сүндергәч кенә табып алдык малайны. Нәни куллары белән башын тотып, сарай почмагына поскан бичара. Печәнлеккә менеп, шырпы кабызган да, аска төшеп качкан. Орышырлар дип куркып чыкмагандыр инде. Әнисе дә бик өзгәләнде инде, каян алды икән шырпыны, кесәсе дә юк иде бит, дип. Их, гомерлек хәсрәт бит бу.

Әйе, балалар булган өйдә шырпыны күз алдыннан ерак яшерү кирәклеге көн кебек ачык. Ә бит күпчелек мунча миче, газ плитәсе янында калдырырга күнеккән.

-Сезнең карашка иң катлаулы очрак кайчан булды?

-Тимер юл урамындагы өч катлы 22 нче йортның подвалындагы янгын. 1988 елның көзе иде бу. Подвал эчендә бәрәңге, кайнатмалар, тозлыклар саклана торган кечкенә сарайлар тезелеп киткән иде. Шунда ук олифа, буяулар да саклаганнар, ут чыгуына шулар сәбәпче булган да инде. Подвалны куе төтен баскан иде, берни күренми. Кермәкче булабыз да, кире борылабыз. Төтенгә каршы махсус противогазларыбыз да юк иде ул чакта, күрше Вятка Аланы шәһәрендәге коллегалардан сорарга туры килде. Биш сәгатьтән соң гына җиңә алдык ут аҗдаһасын.

-Мансур абый, газетабыз белән араны өзмәссез, дип өметләнәбез.Олы тормыш тәҗрибәсенә таянып бәян ителгән гыйбрәтле язмалар көтәбез сездән.

Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА үткәрде. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев