Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

42 ел гомерен руль артында үткәргән Рафаэль абый Закировны “дусты” бер дә сынатмаган

"Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм", - ди 42 ел гомерен руль артында үткәргән Рафаэль абый Закиров. Элек кешеләр хезмәт юлын башлаганда ук күңеле тарткан һөнәрне сайлаганнар. Ә хәзерге яшьләрнең кайберләре заманы өчен "модалы" эшкә алына һәм тормышта үз урыннарын таба алмыйча, бер эштән икенчесенә...

"Мин үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм", - ди 42 ел гомерен руль артында үткәргән Рафаэль абый Закиров. Элек кешеләр хезмәт юлын башлаганда ук күңеле тарткан һөнәрне сайлаганнар. Ә хәзерге яшьләрнең кайберләре заманы өчен "модалы" эшкә алына һәм тормышта үз урыннарын таба алмыйча, бер эштән икенчесенә күчеп йөри.

Рафаэль абый Кукмарада биш балалы гаиләдә, кыз туганнары арасында төпчек малай булып дөньяга килә. Сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, һөнәри училищеда белем ала.

-Хезмәт юлымны юл идарәсендә башлап җибәрдем. Армиягә алынганчы башта тракторда, аннары берничә ай машинада эшләдем, - дип, яшьлек елларын хәтерендә яңартты тәҗрибәле шофер. Ил алдындагы хәрби бурычын Германиядә артиллерия гаскәрләрендә үти ул. Анда да шофер булып, машинага тагып пушкалар йөрттем, дип искә ала. Армиядән кайткач та, юл идарәсендә хезмәтен дәвам иткән булыр иде, машина юк дип, тракторга утырырга тәкъдим итәләр аңа. Машина "җене" кагылган егет башка төр техникага якын да барырга теләми. Төзелеш оешмасына эшкә урнаша, ә соңгы елларда элеваторда хезмәт куя. Йөк машинасында территориядәге эшләрне башкара: ашлык киптергечтән бөртеклеләрне складка ташый, катнаш азык заводына илтә, чүпне чыгара.

-Әлеге ЗИЛ машинасына 1992 елны утырган идем, хәзергәчә исән-сау йөрим. Техника ватылмыйча тормый, карап, ремонтлап кына торам. Шул ашата бит безне. Машинаның йөрәге булган двигателен дә сүтеп җыярга туры килде, әмма, юлда ватылып, мине бер дә авыр хәлдә калдырганы булмады, - ди Рафаэль абый. КамАЗ кебек зур машиналар да тәкъдим итеп карыйлар аңа, тик бер ияләнгән тимер "иптәш"ен калдырырга теләми. Юлларда кагыйдә бозып, штрафлар түләгәнен дә хәтерләми ул. Тәртип белән йөрергә тырышам, ашыгып ерак китеп булмый, ди үзе бу турыда.

Әңгәмәдәшемнең тавышыннан ук сабырлык, гадилек бөркелеп тора. Шуңа күрә хезмәттәшләренә дә аның белән эшләве җиңелдер. Югыйсә, өлкән мастер Венера Гайфетдинова, диспетчер Алсу Гаптелатыйповалар да бертавыштан:

-Рафаэль абый белән уртак тел табуы җиңел, бик җайлы, күндәм кеше ул. Нинди эш булса да, каршы килми, юк, дип әйтә белми, - димәсләр иде аның турында.

Рафаэль абый тормыш иптәше Фирдәүсә апа белән дә бер-берсен аңлап, матур гомер кичерәләр. Өч бала тәрбияләп үстергәннәр, оныклар сөяләр икән. Фирдәүсә апа гомере буе район кулланучылар җәмгыятендә сатучы булып эшләгән, үзенә дә юлда күп йөрергә туры килгән: ярминкәләр, сабантуйлар һәм башка чаралар... Шуңа күрә шофер иренең хәленә керә белә, хөрмәт итә. Юллар төрле якка булса да, иң мөһиме - күңелләрнең бергә булуы кирәк бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев