Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Истә, барысы да истә

Район газетасының 27 март санында Тимерхан Әхмәдиевның "Сугыш күрмәгәнне күрсәтте" дигән язмасы урын алган иде. Аны укыгач, мин дә үземнең сугыш елларындагы балачагымны искә төшердем. Ул вакытларда барыбыз да бик авыр тормышта яшәдек. Көз көне җир өстендә калган, өшегән бәрәңгеләрне җыеп, шуны пешереп ашый идек. Утын булмагач, салам белән бергә...

Район газетасының 27 март санында Тимерхан Әхмәдиевның "Сугыш күрмәгәнне күрсәтте" дигән язмасы урын алган иде. Аны укыгач, мин дә үземнең сугыш елларындагы балачагымны искә төшердем. Ул вакытларда барыбыз да бик авыр тормышта яшәдек. Көз көне җир өстендә калган, өшегән бәрәңгеләрне җыеп, шуны пешереп ашый идек. Утын булмагач, салам белән бергә бәрәңге сабакларын да киптереп, мичкә ягуыбыз истә. Яз көне урамга уйнарга чыгасы килгәндә дә, туктап калабыз - беребезнең дә су үткәрми торган аяк киеме юк. Чабатага су кермәсен өчен астына юкә агачы тактасыннан күтәртмәләр дә ясатып кидек. Җәй җитсә, яланаяк йөргәнлектән, аяк өсләре ярылып, канап, "чебиләп" бетә иде. Өскә кияргә дә бер күлмәк һәм бер бишмәт кенә бар. Уйнарга да, йоклаганда ябынып ятарга да, мәктәпкә барырга да шул киемнәр иде.

Мин беренче сыйныфка сугыш башланган елны кердем. Түбән Казаклар авылында укытучыбыз Нәкыйп абый Садыйков иде. Ул безне хәрефләр танырга, укырга-язарга, санарга өйрәтте. Ни кызганыч, аны бер елдан сугышка алдылар. Укуны авылдан ике-өч чакрым ераклыкта булган Югары Казакларда дәвам иттек. Укытучыбыз Маһаный апа төпле белем бирде, үзебез дә тырыштык. Алга таба мин укуымны авылдан 25 чакрым ераклыкта район үзәгендәге беренче мәктәптә дәвам иттем, апа белән җизни гаиләсендә яшәдем.

1944 еллар. Кукмарага килгәч, беренче тапкыр стенада түгәрәк радио сөйләвен ишеттем. Радиодан кайсы шәһәрләрнең фашист гаскәрләреннән азат ителүе турында хәбәр итеп тордылар. Мәктәптә укыганда озын тәнәфестә безгә 100 грамм арыш икмәге бирәләр иде. Бишенче сыйныфны тәмамлаганда - 9 майда сугыш туктады. Алга таба исә укуымны Зур Сәрдектәге җидееллык мәктәптә дәвам иттем. Ә инде 1947-50 елларда кабат Кукмарага килеп укыдым. Безнең сыйныфта районыбызның 17 авылыннан җыйналган 24 укучы иде. Имтиханнар тапшырып, кайсыбыз-кая таралыштык. Мин укытучы һөнәрен сайладым.

"Уфалла арбасын кемнәр тартты?" - дигән сорауга да җавабым бар. Безнең яшьтәшләр, сугыш чоры балалары тартты аны! 12-13 яшьлек кенә булсак та, без дә әниләр белән колхоз эшенә чыктык - яшелчәлектә бил бөктек, чүпләрен утадык, су сиптек, уңышны җыеп алдык. Шулай ук чәчәргә дигән ашлыкларны да чүпләреннән арындырдык, өстәлләргә җәеп чүпли идек. Шунысы кызганыч: безнең хезмәт бернинди кәгазьгә дә теркәлмәде. Ярый әле ул вакытларда безгә бәрәңге коңгызы килеп җитмәгән. Төп ризык - бәрәңгесез дә калсак, ничек җан асрар идек?! Урман чикләвеге кадәрлеләре дә бик кадерле иде шул аның...

Әминә ГАЙНАНОВА (ӘХМӘТҖАНОВА), Кукмара

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bimages%3B%3B&text=&

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев