18 июнь 2015 яңалыклары
-
Районыбызның Камышлы авылында 83 яшьлек әби үз-үзенә кул салган
Кичә, көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә, Камышлы авылында яшәүче 1932 елгы өлкән яшьтәге әби үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта тикшерү комитеты хезмәткәрләре тарафыннан тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау эшләре бара, дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&
-
26 яшьлек Күкшел егетен ферма территориясен җыештырганда ток сугып үтергән
Кичә, 17 июнь көнне, районыбызның бер крестьян-фермер хуҗалыгында бәхетсезлек очрагы булды. 1989 елгы Күкшел авылы егете ферма территориясен җыештырган вакытта шәрәләнгән ут чыбыгына эләгеп вафат була. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара, дип хәбәр итте район Эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев. Редакциядән: Әлеге егетнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз....
-
Райондашыбыз Артур Зәкиевтан “Хәләл” шашлык рецепты
Телеңне йортарлык итеп шашлык әзерлисегез киләме?! Алайса әлеге рецептка күз салыгыз. "Хәләл" шашлык" өчен: -5 килограмм сарык ите -5 баш суган -2 пакет тәмләткеч (шашлык өчен) -250 грамм майонез -1 киви согы -2,5 аш калагы тоз кирәк. Барлык ингредиентларын бергә кушып, биш сәгать маринадта тотасы һәм пешерәсе. Тәмле булсын! фото:...
-
Хуш киләсең, айлар солтаны!
Ниһаять, Рамазан ае килеп җитте. Бер мөбарәк хәдистә хәбәр ителгәнчә, кешеләр шушы айның өстенлек-файдаларын, аның савапларын белсәләр, Рамазанның ел буе дәвам ителүен теләрләр иде. Шушы изге айның үзенчәлеге Коръән китабы белән дә бәйле. Нәкъ менә Рамазанда Коръән иңдерелә башлаганга, Аллаһы Тәгалә бу айны ураза гыйбадәте белән зурлый. Рамазан аендагы Кадер...
-
Бер-ике көннән Кукмарага кабат эсселәр әйләнеп кайтачак
Бүген көн салкынайтып җибәрде. Раббыбыз, шулай итеп, ураза тотучыларга изге айның беренче көнендә җиңеллек бирде. Алдагы көннәрдә эсселек әйләнеп кайтачак, дип белдерә синоптиклар. Иртәгә көндез бераз болытлы, 25 градус җылылык булачак. Шимбә иртән аз болытлы һава, яшенле яңгыр көтелә, көндез аяз булып, эсселек утыз градуска җитәчәк. Якшәмбедә дә көндез яшенле...
-
Назсыз үткән гомер (хикәя)
Егерме биш еллап вакыт үтсә дә, барысын да бүгенгедәй хәтерли ул. Коңгырт чәчле, яшькелт күзле Заһитнең үзләренә беренче көн эшкә килүе әле дә күз алдында. Яшь белгечнең килүе баштарак хатын-кыз арасында шау-шу уятса да, кеше белән аралашырга бик өнәмәгән, төскә-биткә дә әллә ни булмаган, оялчан егет телдән бик тиз төште,...
-
Кукмара районының мактаулы гражданины
Кукмара киез итек-киез комбинатының генераль директоры Шамил Әхмәтшинга "Кукмара районының мактаулы гражданины" дигән исем бирелде.
-
Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде (+Фоторепортаж)
Марат Әхмәтов вертолетта иген басуларының торышын караганнан соң, "Дружба" агрофирмасы территориясендә хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге рәисләре белән очрашты. -Быел явым-төшемнәрнең мул булуы күренеп тора: арышлар кеше биеклегендә булып үскән. Калган культуралар да мул уңыш вәгъдә итә. Агрофирмаларда да оешканлык сизелә. Сөт җитештерү буенча нәтиҗәле эшлисез, сезнең алда көнлек сөтне 200...
-
1 июльгә кадәр “Ош.Юмья-Яңа Комар” юлында транспорт хәрәкәте туктатылып торачак
Планлаштырылган ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, 1 юльгә кадәр "Ош.Юмья-Яңа Комар" юлында транспорт хәрәкәте туктатылып торачак, дип хәбәр итә ТР Минтрансның пресса хезмәте. Транспорт йөртүчеләр "Казан-Шәмәрдән", "Казан-Шәмәрдән-Мишәбаш", "Мишәбаш-Яңа Комар" юлыннан әйләнеп уза алачаклар. Чыганак: auto.kazanfirst.ru
-
Рамазан ае мөбарәк булсын!
Хөрмәтле мөселман кардәшләр, райондашлар! Аллаһның олуг рәхмәте белән янә Рамазан аен каршыларга насыйп булды. Әлеге изге, савап хәзинәсе булган айны шатланып каршы алган һәркемне ихластан котлыйм, кабул булган гыйбадәтләр, бетмәс-төкәнмәс әҗер-саваплар белән бүләкләнүебезне телим. Ураза гыйбадәте - безнең сабырлыкны, Раббыбызга тугрылыкны сыный торган гамәл. Быелгы Рамазан ае Аллаһ биргән көннәрнең...