Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Назсыз үткән гомер (хикәя)

Егерме биш еллап вакыт үтсә дә, барысын да бүгенгедәй хәтерли ул. Коңгырт чәчле, яшькелт күзле Заһитнең үзләренә беренче көн эшкә килүе әле дә күз алдында. Яшь белгечнең килүе баштарак хатын-кыз арасында шау-шу уятса да, кеше белән аралашырга бик өнәмәгән, төскә-биткә дә әллә ни булмаган, оялчан егет телдән бик тиз төште,...

Егерме биш еллап вакыт үтсә дә, барысын да бүгенгедәй хәтерли ул. Коңгырт чәчле, яшькелт күзле Заһитнең үзләренә беренче көн эшкә килүе әле дә күз алдында. Яшь белгечнең килүе баштарак хатын-кыз арасында шау-шу уятса да, кеше белән аралашырга бик өнәмәгән, төскә-биткә дә әллә ни булмаган, оялчан егет телдән бик тиз төште, берәр айдан аның коллективта яңа кеше икәнен дә оныттылар. Aйзилә дә, башкалар сыман, бу кешенең барлыгын да белмәс иде...

Кышкы салкын кыска көннәрнең берсе. Кыз ашыга-ашыга эштән кайтып килгәндә "Айзилә" дигән тавышка күтәрелеп караса, каршында зур төзелеш компаниясенең иң оялчан егете - Заһит басып тора иде.

-Айзилә, теге... ни... Ничек хәлләрең? Сине озатып куярга мөмкинме?

- Нәрсәгә мине озатырга? Мин болай да кайтып җиттем инде, - дип, чаялыгы белән бөтен егетләрне шүрләтеп торган кыз Заһитне читләтеп үтте дә, кереп китте.

Шул көннән башланды да инде аның мәхәббәте. Эштә күрсә дә сүз ката, кайтканда саклап тора, я булмаса кеше аркылы "записка" язып җибәрә. Кызның гына бер дә исе китми, һәрвакыт аннан качу юлларын эзли иде.

И-и очрашып йөрүләре дә кешенеке шикелле булмады бит аларның. Шул йомыкый егет күпме шулай йөргән булыр иде... Айзилә дус кызларының "Интектермә инде, очрашыгыз," дигән сүзләренә колак салдымы... Әллә инде бер килүендә егетнең кыр чәчәкләре бүләк итүенә күңеле эредеме, шуннан соң аралары якынаеп китте, 4-5 ай тирәсе очрашып йөргәч, өйләнешеп тә куйдылар. Бер-бер артлы ике кызлары туды.

Балалар үстергәндә ничектер сизелмәгән икән, ә хәзер алар йорттан чыгып китеп, икесе генә калгач, иренең битарафлыгына хатынның йөрәге әрни.

Көн саен бер үк хәл: иртән ашый-эчә дә, эшкә чыгып китә, кичен кайтып ашый да, телевизор карап йоклап китә. Бер утырып сөйләшү, хәл сорашу юк. Гомер буе күп сүзле булган Айзилә дә ире белән берни сөйләшмәс булды, әллә ничек сүзләре дә ялганмый, сүз катса да, аның бер күтәрелеп каравына әйтәсе килгән бөтен сүзе онытыла.

Яшь чакта да шундый булды бит ул. Сөеп-сөелеп яшисе вакытта чын ирләрчә бер мәртәбә кочаклап үпмәде дисәң дә ялган булмас. Ә яратам дип әйткәне булдымы соң аның?! Бер мәртәбә булды бугай... әллә юкмы? Гомер буе шул сүзне ишетергә зар-интизар булып яшәгән хатынга бәлки тоелгангынадыр ла. Айзилә үзе "яратам мин сине" дип пышылдаганда да, авыз эченнән генә нидер мыгырдап куя иде. Ияләнде инде хәзер. Элегрәк шундый вакытларда җирне тырный-тырный елыйсы килгән чаклары күп булды.

Йөрәгендә таш булса да, кешегә чыгармады ул. Ничек итеп кешегә сөйләшәсең?! Дуслары ирләреннән эчә, башка хатыннар белән очраша, дип зарланганда, ул эчми, акчасын биреп бара, чит хатыннар белән чуалмый торган иреннән нинди гаеп тапсын, ди. Аңа бит гел : " Ирең менә дигән. Синнән дә бәхетле кеше юк", - дип әйтеп торалар. Тешен кызып булса, ул да яхшы сүзләрне җөпләп куярга өйрәнде инде.

Ичмасам, кешенеке шикелле эчеп тә кайтмый бит ул, я булмаса сөяркәм бар, дип тә әйтми. Үзеңнең кирәклеме, түгелме икәнеңне аңлар идең. Болай билгесезлектә яшәү бик туйдырды бит. "Бигрәк әллә ниләр уйлап утырам инде", - дип, Айзилә утырган җиреннән торып, кичке ашка бәрәңге әрчергә тотынды.

"Болай яшәп булмый, сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Бәлки ул мине яратмыйдыр инде, я башка кешесе бардыр. Булса - тотмыйм, китсен. Мин дә болай азапланмам. Хәзер балаларны кайгыртып яшәп булмый, аларның үз тормышы". Хатын әйтәсе сүзләрен кабатлый-кабатлый, кичке аштан соң ире белән сөйләшергә җыенса да, сүз башлый алмады, тамагына төер тыгылды.

Ярар, бүген белән генә көн бетмәгән, күпкә түзгәнне азга түзәрмен, дип йөрәгенә дәва таба алмаса да, йокларга ятты.

Иртән сәгать шалтыраганга уянып китте Айзилә. Сәгатьне басып куйды да, иренә эндәште. Беренче сикереп тора торган иде, бүген селкенергә дә уйламый. Йокысы туймагандыр, торыр әле, дигән уйлар белән чәй куярга чыгып китте. Шактый вакыттан соң кире кереп, тагын эндәште. Секунд эчендә башына кырык уй килгән хатын, нидер сизенеп, йөгереп барып иренә капланды... Баштанаяк юрган белән ябынып йокыга киткән Заһитнең тәне инде суынып беткән иде...

Эх, язмыш, диген... Назсыз булса да, терәге бар иде бит Айзәләнең, тормышының тоткасы бар иде. Наз гына теләгән иде бит, кайгы-хәсрәт түгел. Заһитен кайтарып булса, назсыз яшәргә дә риза булыр иде. Аннан кайтулар гына юк шул...

фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=723.oCmJ70tgY-2xYte6HDW0f-

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев