20 май 2015 яңалыклары
-
Шәмәрдәндәге радиотелеүзәктә ремонт эшләре башкарылачак
Игътибар! 25, 26, 27, 28 май көннәрендә 9.15 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр, Шәмәрдәндәге радиотелеүзәктә план нигезендә ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, җиһазлары әлеге үзәктә урнаштырылган барлык телерадиокампанияләре программаларын трансляцияләү туктатып торыла. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Тырыш авылында милли көрәш ярышы узачак
31 майда Тырыш авылында өлкәннәр арасында Айрат Хәбибуллин истәлегенә милли көрәш буенча ярыш үткәрелә. Кукмара, Саба, Биектау, Балтач районнарыннан җыелма командалар катнаша. Башлана сәгать 10.00да. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
Кукмараның православие зиратын чистарту өмәсе була
Хөрмәтле кукмаралылар! 23 май, шимбә көнне, поселокның православие зиратын чистарту өмәсе була. Райондашларның өмәдә актив катнашуларын сорыйбыз. Ир-егетләр күбрәк килсә, яхшырак булыр иде. Үзегез белән инструментлар: пычкы, балта, тырмалар да алырга кирәк. Өмә сәгать 8.00дә башлана.
-
“Хезмәт даны” газетасының баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Хөрмәтле җитәкчебез, "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипова Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Сезгә озак еллар дәвамында журналистика өлкәсендә башкарган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Газета хәбәрчесе буларак, райондашларыгыз һәм каләмдәшләрегез алдында зур абруй казандыгыз, тырыш һәм җаваплы булуыгыз белән җитәкче...
-
Якташыбыз, Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов белән әңгәмә
Агымдагы елга аяк басарга санаулы көннәр калып барганда якташыбыз, Зур Кукмара авылында туып-үскән Фәрхәт Хөснетдинов гаять җаваплы вазыйфага - Татарстан Республикасының Конституцион суды рәисе итеп билгеләнде. Якташыбыз белән элемтәгә чыгып, үзебезне кызыксындырган берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек. -Конституция суды рәисе буларак, эшегез нидән гыйбарәт? -Республикабыз дәүләт органнары арасында Конституция суды...
-
Кукмара мәктәпләрендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме 22 майда узачак
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 1 сыйныфларның укулары - 22 майда, 9, 11 сыйныфларныкы - 23 майда, ә 2-8, 10 сыйныфларныкы 30 майда төгәлләнә. Ә чыгарылыш укучылары өчен "Соңгы кыңгырау" бәйрәме районыбыз мәктәпләрендә 22, 23 майда узачак. фото: https://yandex.ru/clck/redir
-
“Хезмәт даны” газетасы “Бәллүр каләм” иясе булды
19 май- Матбугат көнендә Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә республика журналистлары арасында 18 ел рәттән уздырылучы һәм иң мәртәбәле бәйге -"Бәллүр каләм" конкурсына йомгак ясалды. Быел анда 2500 кеше катнашып, жюри хөкеменә барлыгы 10 меңләп иҗат эше һәм проект тәкъдим ителгән. Сезнең белән сөенечебезне уртаклашырга ашыгабыз: бүләкләнүчеләр арасында "Хезмәт даны"...
-
Әтиебез дошманның 17 солдатын юк иткән
Бөек Ватан сугышы илебездә яшәүче бер генә кешене дә читләтеп узмаган, ә безнең гаиләнең аңа турыдан-туры катнашы бар. Иремнең әтисе Габдрахман Каюмов, Арпаяз авылыннан 1942 елның июлендә армиягә алынып, сугышның азагына кадәр фронтта була. Ул тыныч, тыйнак кеше булган, мактанырга яратмаган, шуңа күрә аның сугыш чоры истәлекләре әнкәйнең сөйләве аша...
-
Мәчкәрә коррекция-интернат мәктәбендә кукмаралылар хәйрия концерты куйды
Моң - кешелекнең беренче ачышларының иң серлесе булган. Борынгы бабаларыбыз ташны ташка, агачны агачка бәргәч, тавыш чыкканын аңлап алып, аларны кушып, үзләренә бер яңалык тапканнар - көйләр тудыра башлаганнар. Соңрак кош сайрауларын кабатлап, яңа уен кораллары ясап, беренче көйләрне тулыландырганнар, яңаларын уйлап тапканнар. Ул вакытта уен кораллары таш, агач ботакларыннан...