Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 апрель 2015 яңалыклары

    • 1 апрель 2015 - 13:42
      Апрель бүген (шигырь)
      Кабан күле төбе алтын икән, Бозның асты өскә әйләнгән. Бозга каткан бик күп алтын-көмеш, Күз чагыла энҗе сәйләннән. Әй, чабыша халык күл буена, Кем кызыкмас икән алтынга. Ашыгалар, зур сумкалар тотып, Юкны алып, бушка кайтырга. Кибетләрдә товар бушка бүген, Ал барысын да, ал, син, тартынма. Базарларны карап әйләнегез, Бушка була...
      503
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 12:21
      Татарстанда югалган 15 яшьлек кызны эзлиләр
      2015 елның 4 февралендә кич белән Яңа Чишмә районы Урганча авылында яшәүче 15 яшьлек Виктория Никифорова өеннән билгесез юнәлештә чыгып китә һәм әлегәчә аның кайдалыгы ачыкланмаган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган. Билгеләре: 14-15 яшьләр тирәсендә, буе 155-160 сантиметр, гәүдә торышы уртача, йөзе, кашлары овал формасында, күзләре коңгырт, чәчләре җилкәсеннән...
      290
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 11:43
      Кукмара полициясе телевизор һәм төзелеш инструментлары урлаган каракларны эзли
      27 мартта билгесез зат поселокның Гафиатуллин урамындагы күпкатлы йортларның берсенең фатирына үтеп керә һәм аннан телевизор, "ТРИКОЛОР" спутник телевидениесенең приставкасын урлап чыга. 24-28 мартта Зур Кукмарада төзелә торган йортларның берсеннән төзелеш инструментлары - электрогенератор, "Штиль" бензопычкысы югала. Бәлки каракларны күрүче булгандыр. Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларның район эчке эшләр...
      332
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 10:42
      Бер шешәдәш икенчесенә пычак белән кадаган
      Лениногорск шәһәрендәге бер фатирда ике ир аракы эчеп утырганнар. Андый кәеф-сафа корулар, гадәттә, сугышуга барып җитә. Бу очракта да шулай. 33 яшьлек ир 36 яшьлегенә пычак белән кадый. Яралы ирне дәваханәгә озаталар. Ә җинаять кылганын кая алып киткәннәрен аңлыйсыздыр инде. чыганак: http://www.leninogorsk-rt.ru фото: https://yandex.ru
      337
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 09:33
      Кеше йөзле бәрән туган
      Дагыстанның Чиркей авылында мутант бәрән туган. Ул үзенең кыяфәте белән ветеринарларны аптырашка калдырган. Ул гадәти сарыклардан туган, әмма аның "бәрәңге" борынлы, иреннәре һәм аерым- ачык күренеп тора торган ияге бар. Мондый мутантлар гадәттә туу белән үләләр икән, монысы исә исән калган. Ветеринарлар мондый хәлне аңлатырга тырышалар икән. чыганак: http://mediadog.ru
      322
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 08:27
      Экстрасенс Алсу җырлый башлаган
      "Битва экстрасенсов" тапшыруының финалисты, экстрасенс Алсу Газимҗанова җырчы булырга ниятләгән. "Карлыгач" дигән беренче җырын яздырган инде. Моңа ике атна вакыт киткән. Клипны ул дусларына күрсәткән, аннары Интернет челтәренә куйган. -Мин татарча аңлыйм, әмма сөйләшә белмим. Туган телем бик матур, аны өйрәнергә телим. Без ата-бабаларыбызның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен сакларга тиешбез, -ди...
      326
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 08:07
      Чупакабра һәм батыр кәҗә (шигърият)
      Кәҗә кайткан, үзе баткан тигәнәккә. Имчәге буш, сөтен саткан ди кирәккә. Әби көткән, чиләк тоткан, зур бүрәнкә, Кәҗә сөте кирәк икән шул бүләккә. Кәҗә сөмсез, сөзгәк, сөтсез. "Бүләклеккә Сөт бирмәсә", - диде бабай,- китәр иткә Сизгер кәҗә, зур бер әрҗә, ашап бодай, Кереп ятты, ташламастыр, диеп Һодай. Бабай йоклый, гырлый-...
      406
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 07:05
      Апрель аеның юбилярларын район җитәкчесе котлый
      Апрель аенда Мәмәшир авылында яшәүче Бибигайшә Галимова, Уразайдан Мәдинә Каюмова, Лубяннан Максим Козырев, Адай авылыннан Гөлшикәр Сабироваларга 90 яшь тула. Район җитәкчесе Сергей Димитриев ветераннарны олы юбилейлары белән тәбрик итә, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, тыныч-имин тормыш тели.
      311
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 06:39
      Кукмарада 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде
      Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Гарифуллин карары белән районыбызда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экологик икеайлык игълан ителде. Санитар-чистарту эшләрен координацияләү өчен оператив штаб төзелде, районда санитар - экологик хәлне яхшырту буенча чаралар планы расланды. фото: https://yandex.ru
      324
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 06:33
      Терроризм – кешелеккә каршы яшерен сугыш!
      Моннан берничә ел элек Кукмарада булды бу хәл. Хәер, сүзне район эчке эшләр бүлегенең штаб начальнигы Радик Камалиевка бирик әле. -Көндез 02 телефонына " фәлән мәктәпкә бомба куелган" дигән шалтырату килде. Мондый очракта безнең ничек эш итәсебез тактик күнегүләр вакытында яхшылап өйрәнелгән: шунда ук Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмарадагы бүлегенә,...
      407
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 05:39
      1 апрель – Көлке көне
      Көлке бәйрәме кайчан барлыкка килгән соң? Бу традиция борынгы заманнарда язны каршылау бәйрәме булып саналган. Бу көнне кешеләр кышның усал өрәген сүрәтләүче карачкыны җирләгәннәр. Аның үлеменә кем гаепле икәнен белмәсен өчен анда катнашучыларның барсы да маска кигәннәр. Шуннан бирле 1 апрельдә алдау гадәте кергән. Бу көн юмор, көлү, күңел ачу...
      597
      0
      0
    • 1 апрель 2015 - 04:28
      Кукмарада елның иң интеллектуаль укучылары ачыкланды
      Районыбызның сәләтле укучыларын берләштерүче традицион чарабыз- интеллектуаль чемпионатны елдан ел камилләштереп торырга туры килә. Ни өчен дигәндә, замана баласы - бик информацион, коммуникатив, кызыксынучан һәм аның мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндерү катлаулана бара. Әлеге чараның нигезләмәсе буенча, укучы бала йөз минут эчендә сыйныф программасына туры китерелеп эшләнгән, тик шул ук вакытта берникадәр өстәмә...
      336
      0
      0
    Реклама