Кәҗә кайткан, үзе баткан тигәнәккә. Имчәге буш, сөтен саткан ди кирәккә. Әби көткән, чиләк тоткан, зур бүрәнкә, Кәҗә сөте кирәк икән шул бүләккә. Кәҗә сөмсез, сөзгәк, сөтсез. "Бүләклеккә Сөт бирмәсә", - диде бабай,- китәр иткә Сизгер кәҗә, зур бер әрҗә, ашап бодай, Кереп ятты, ташламастыр, диеп Һодай. Бабай йоклый, гырлый-...
Кәҗә кайткан, үзе баткан тигәнәккә.
Имчәге буш, сөтен саткан ди кирәккә.
Әби көткән, чиләк тоткан, зур бүрәнкә,
Кәҗә сөте кирәк икән шул бүләккә.
Кәҗә сөмсез, сөзгәк, сөтсез. "Бүләклеккә
Сөт бирмәсә", - диде бабай,- китәр иткә
Сизгер кәҗә, зур бер әрҗә, ашап бодай,
Кереп ятты, ташламастыр, диеп Һодай.
Бабай йоклый, гырлый- гырлый. Вәт тамаша!
Киртә аша Чупакабра якынлаша.
Кәҗә сизде, ян көченә иңрәп сөзде,
Чупакабралар эченә очып керде.
Купты тавыш: гаугалы каз, тавык- чебеш,
китте сугыш, оча йоннар, кырма кырыш.
Тавыш-гауга: тәрәзәсен бабай ачты,
Кәҗә куа, Чупакабра чыгып качты.
Сынык мөгез. Кәлҗүн йонсыз. Бабай күрә.
Кәҗәсенә яңа сарай төзеп бирә.
Батыр кәҗә: тулы әрҗә печән, бодай.
Менә малай, ташламаса шулай Һодай.
Таһир ИСМАГИЛОВ, Ташлы-Елга авылы
фото: https://yandex.ru
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев