Тәрәзә янында ялгыз ана тора
Еллар буе көтә улларын.
Кайтса, әнием, дип, ятып иңнәренә
Сыйпар яргаланган кулларын.
Көзге җилләр тәрәзәгә кага.
Улы кайтып, тәрәз кагамы?
Сагыну хисе тәрәзәгә илтә
Тилмереп көткән хәлсез ананы.
Күзләренә нигә йокы керми?
Кара төндә кайтмас балалар.
Ялгыз калып, гомер кичерүче
Мәрхәмәтле безнең аналар.
Тора ана...