Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер чиләк алма

Ихлас гыйбадәт кылучы бер әдәпле мөселман яңа йорт сатып алып, шунда күченә. Йорт янында шактый зур алма бакчасы була. Бакча киртәсе артында иске генә өйдә холыксыз бер кеше яши иде. Яңа күршесеннән көнләшеп, ул көн саен аңа нинди дә булса начарлык эшләргә тырыша. Көннәрдән бер көнне мөселман иртәнге намазга мәчеткә...

Ихлас гыйбадәт кылучы бер әдәпле мөселман яңа йорт сатып алып, шунда күченә. Йорт янында шактый зур алма бакчасы була. Бакча киртәсе артында иске генә өйдә холыксыз бер кеше яши иде. Яңа күршесеннән көнләшеп, ул көн саен аңа нинди дә булса начарлык эшләргә тырыша.

Көннәрдән бер көнне мөселман иртәнге намазга мәчеткә барам дип, өеннән чыккач, болдырында пычрак юынтык су чиләген күрә (бу динсез күршесенең чираттагы "күчтәнәче" була). Мәчеттән кайткач, мөселман пычрак суны түгеп, чиләкне яхшылап юа да, шунда иң зур, иң матур хуш исле алмалар тутырып, күршесенә китә. Аны тәрәзәдән күргәч, холыксыз кеше: "Тәки теңкәсенә тидем бит моның - ызгышырга керә бу!" - дип шатланып куя. Ишеген ачкач, ул яңа күршесе кулында алма белән тутырылган чиләген күрә һәм аптырап: "Бу... нәрсә?.." - дип сорый. "Күрмисеңмени, алма", - дип җавап бирә күршесе һәм шаяртыбрак күзен кысып: "Кем нәрсәгә ия - шуның белән бүлешә" - дип тә өстәп куя.

Ришат КУРАМШИН

фото: http://mama-v-internete.ru/kto-chem-bogat-tot-tem-i-delitsya?97

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk