Беркөн әти белән әни
Чыгып китте Казанга,
Безгә җылытып ашарга
Пылау калды казанда.
Янә калды утыз чеби,
Унбиш тавык абзарда.
Әле тагын бер бозау бар,
Алган идек базардан.
Энем белән без инде зур,
Икебезгә - уналты.
Шуңа күрә аулак өйдә
Икәү генә куна алдык.
Иртән торып, битне югач,
Чәйләр кайнатып...