26 декабрь 2014 яңалыклары
-
Хоккей буенча Һәвәскәр командаларның сайлап алу ярышлары була
27 декабрьдә "Олимп" боз сараенда хоккей буенча һәвәскәр командаларның бөтенроссия фестиваленең төбәкара сайлап алу ярышлары була. Бозда "Любитель+" дивизионының Кукмара - "Бердәмлек" (Казан) командалары очраша. Башлана 13 сәгатьтә. фото http://piterhunt.ru/scripts/gallery/displayimage.php?album=521&pid=17855&slideshow=5000
-
Берәүләр өч телевизор алган
Яңа ел бәйрәмен шатланып, бер үк вакытта "бәйрәмнән соң бәяләр күтәрелер микән?" дип, сагаеп көтәргә күнектек. Быел дөнья базарында нефтьнең бәясе төшү һәм Россиягә каршы санкцияләрнең азмы-күпме йогынтысы нәтиҗәсендә "рубль"нең чит ил валютасына - евро һәм долларга карата очсызлануы илдә бәйрәм җиткәнче үк ыгы-зыгы уятты. Бигрәк тә 16 декабрьдә евроның...
-
Юлда бала тапкан
Новосибирск шәһәрендә 5 маршрут троллейбусында баручы пассажир хатын аркасы авырта башлавын әйткән. Бу вакытта троллейбуста, шулай ук троллейбус йөртүче булып эшләүче, эш көне тәмамланып, инде пассажир буларак өенә кайтып баручы Ольга Нафтаева әлеге хатынның тулгагы башлаганын аңлап алган. Ул үзе өч бала анасы икән. Нафтаева тиз генә троллейбусны туктатып, пассажирларга...
-
"Яңа тормыш" хуҗалыгы хәзер " Лесной" исемен йөртә
Элеккеге "Яңа тормыш" хуҗалыгы хәзер "Лесной" исемен йөртә. Дөресрәге - "Сөт иле" җәмгыятенең "Лесной" филиалы ул. Кайчандыр республикада иң алдынгылар исәбендә йөргән төбәк халкы бүген ничек яши, ни белән шөгыльләнә? Шушы сорауларга җавап эзләп, ул яклардан әйләнеп кайттык. Теләк булса, эш табылыр Агрофирма җитәкчесе Радик Хуҗинны кабинетында очратырбыз дип уйлаган...
-
Авылларда электр энергиясе югала
Бүгенге көндә тормыш-көнкүреш дәрәҗәсе яхшырган саен электр энергиясен күбрәк файдаланабыз. Кукмара районы электр челтәрләре ясаган айлык анализлар нигезендә электр энергиясе югалучы авыллар ачыкланды: Битләнгер, Ятмас Дусай, Янсыбы, Сазтамак, Мәмәшир, Югары Шөн,Зур Кукмара, Өлге, Манзарас, Төркәш, Нырты, Вахит. Электр энергиясенең югалу сәбәпләрен ачыклау өчен декабрь аенда Алабуга электр челтәрләренең рейд бригадасы...
-
Алсу Идрисова диплом белән бүләкләнде
"Хезмәт даны" газетасы журналисты Алсу Идрисова "Ышаныч һәм иминлек" республика конкурсында актив катнашканы өчен "Юл хәрәкәте кагыйдәсе - тормыш кагыйдәсе" номинациясендә махсус бүләккә ия булды, диплом белән бүләкләнде. фото http://pozdravka.com/photo/s_dnem_rozhdenija/pozdravljaju/26-5-0-0-8
-
Мәдәният елы төгәлләнде, әмма эш дәвам итә
Район Мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган кичә булды. Тынлы оркестр чыгышы белән башланып киткән бәйрәм зал тутырып килгән тамашачыларны моң дөньясына алып кереп китте. Районыбызда дус-тату гомер кичерүче татар, рус, мари, удмурт халыкларының дәртле биюләре, моңлы җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде. Район җитәкчесе Сергей Димитриев матур тамаша бүләк иткән...
-
4 мәктәп укытучысы Дәүләт Думасында чыгыш ясады
Кукмара 4нче урта мәктәбенең физик культура укытучысы Айрат Шаһабиев, "Бөтенроссия ГТО физкультура -спорт комлексын кертү өлкәсендәге Бөтенроссия проектлары" конкурсында катнашып, үз проектын Россия Дәүләт Думасында яклап кайтты. "Иң яхшыларның дәресләре" номинациясендә райондашыбыз беренче урынга лаек булды, медаль һәм грамота белән бүләкләнде. фото http://48439-rugorod.1gb.ru/novosti/biznes-yekonomika/biznesu-hotjat-snizit-razmer-vyplat-po-strahovym-vznosam.html
-
Дәваханә хезмәткәрләренә рәхмәтем зур
Без - сугыш чоры балалары. Хәзер барыбыз да өлкән кешеләр инде. Без күргән ачы хәсрәт, авыр эш, ачлык-ялангачлык, әтисез узган гомер - берсе дә эзсез генә узмагандыр. Без хәзерге балалар шикелле укый да алмадык, әти-әниләрнең мөмкинлекләре дә юк иде. Аларга ярдәмебез тисен дип, ундүрт яшьтән эшли башладык, алган белемебез дә...