Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Берәүләр өч телевизор алган

Яңа ел бәйрәмен шатланып, бер үк вакытта "бәйрәмнән соң бәяләр күтәрелер микән?" дип, сагаеп көтәргә күнектек. Быел дөнья базарында нефтьнең бәясе төшү һәм Россиягә каршы санкцияләрнең азмы-күпме йогынтысы нәтиҗәсендә "рубль"нең чит ил валютасына - евро һәм долларга карата очсызлануы илдә бәйрәм җиткәнче үк ыгы-зыгы уятты. Бигрәк тә 16 декабрьдә евроның...

Яңа ел бәйрәмен шатланып, бер үк вакытта "бәйрәмнән соң бәяләр күтәрелер микән?" дип, сагаеп көтәргә күнектек. Быел дөнья базарында нефтьнең бәясе төшү һәм Россиягә каршы санкцияләрнең азмы-күпме йогынтысы нәтиҗәсендә "рубль"нең чит ил валютасына - евро һәм долларга карата очсызлануы илдә бәйрәм җиткәнче үк ыгы-зыгы уятты. Бигрәк тә 16 декабрьдә евроның 100 сум чиген узып китүе шок хәле тудырды. 1991, 1998 еллардагы дефолтны, 2008 елгы кризисны кичереп, чиркану алган халык, кибетләргә ябырылып, кирәк булган һәм булмаган товарны да сыпырып алырга тотынды. Ишетүемчә, берьюлы өчәр телевизор "эләктерүчеләр" бар икән. Алар бит мораль яктан искерәчәкләр, чөнки заман алга бара, яңадан-яңа модельләре чыгып тора. Сумнарын валюталарга алыштырырга дип, банкларны, алыштыру пунктларын "штурмлаучылар" да ярык тагарак янында калырга мөмкин. Илебез җитәкчелеге рубльне ныгыту өчен җитди чаралар күрә, паникага бирелеп, евроны 100 сумнан сатып алган кешеләр инде күпме акчаларын югалтырга өлгерде. Ашыккан ашка пешкән, диләр бит. Банклардан кредит алырга теләгән эшмәкәрләр дә бу халык әйтемен истә тотсыннар иде. Зур процент ставкалары белән алган кредитны ничек түләү турында да уйларга кирәк бит.
Атна башында без Кукмарадагы банкларның филиаллары идарәчеләре белән элемтәгә кердек.
-Бүгенге көндә эшмәкәрләргә дә, физик затларга да кредитлар бирәбез. Дөрес, процент ставкалары артты һәм алар үзгәреп тора. Акча кирәк булган кешеләр ала инде, - диде "Россельхозбанк"ның Кукмарадагы өстәмә офисы җитәкчесе Зөбәйдә Шәрифуллина. Саклык банкы һәм "Ак Барс" банкы идарәчеләре әлегә мәгълүматлар бирә алмаулары турында әйттеләр.
-Кече һәм урта эшмәкәрлек өчен кредитлар бирүгә бүгенге көндә 20 проценттан 30 процентка кадәр ставкалар гамәлдә. Һәрбер клиентка шәхсән якын килеп, кредит тарихына карап бирәбез. Шуны әйтергә кирәк, ставкалар көн саен үзгәрергә мөмкин, - дип аңлатты "Татфондбанк" җитәкчесе Фәргать Сафин.
Әйе, һәр көн яңалык алып килә. Шулай да күпләрнең нерв кыллары киерелгән. Үзебезнең авыл кибетенә кергәч кенә күңелгә җылы йөгерә: монда әлегә барлык азык-төлек элеккеге бәядән. Йомырканың гына бәясе арткан, анысы кышка кергәндә гадәти була торган хәл.
-Элегрәк кайткан товарларның хакларын күтәрә алмыйбыз бит инде. Ә бүгенге көндә исә складларда арзан бәядән сакланып калган товарны кайтартырга омтылабыз. Ашыкмыйча, уйлап эш итәргә, халыкның хәлен авырайтмаска тырышабыз. Илдә икътисадый хәл яхшыга үзгәрер, дип өмет бар. Бәяләрнең уйнавы Яңа ел шаукымы гына түгелме икән? Әйтик, бер елны карабодай ярмасын 80 сумнан алып кайткан идек, бераздан очсызланды да, 25 сумнан сатарга туры килде,- ди кибет хуҗасы, сәүдә өлкәсендә шактый тәҗрибәгә ия Зөлфия ханым Мостафина.
Хаклар тагын да артканчы дип, макарон, ярманы күпләп алучыларны аңларга була, әмма бу төр азык-төлекне озак саклап булмый бит. Чаллы шәһәрендә яшәүче танышларымның сөйләгәннәре истә:
-2012 елда дөнья бетә, дигән хәбәр таралгач, халык күпләп ризык алырга тотынган иде. Дөнья бетмәде, ә күпмедер вакыттан соң шәһәр чүплекләренең кортлаган-көяләгән ярма, макарон белән тулуы турында ишеттек,- диделәр.
Әйе, ел да халык арасында коткы таратучылар табылып тора: йә кризис, йә дөнья бетүе белән куркыталар.
-Күптән түгел бездә яңа сәүдә үзәге ачылган иде. Абау, зурлыгы: бер башыннан икенче башына барып җитмәслек. Суыткычлар, башка көнкүреш техникасы белән шыплап тулган. Башлар әйләнде карап йөргәндә. Бу кадәр товарны сатып бетерә алырлармы икән, ел саен ала торган әйберләр түгел бит, өстәвенә мондый сәүдә үзәкләре бихисап үрчеде, дип уйладык шул чакта. Бер коткы "очкыны" җибәрү җитә икән, инде күтәрелеп өлгергән бәяләргә карамастан, киштәләр бушап калды,- дип сөйлиләр әле дә баягы шәһәрдәге танышларым.
Нәтиҗәне ясау үзегезгә кала, хөрмәтле газета укучыларыбыз.

фото http://volgograd.rujazi.com/services/lending/credit_cash/misc/classified/3919832/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X