Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 30 июнь 2014 яңалыклары

    • 30 июнь 2014 - 12:42
      Нәзер (шигырь)
      Нәзер әйтүчеләр була, Аны үти беләләр. Чабышларда соңгы атны Бүләк белән күмәләр. Кукмара урамында моң, Берәү гармун уйнады. Әйттеләр: "Нәзерен үти" Гармун моңы тынмады. Әйткәнсең син - үтә шуны, Күп кешенең гадәте. Андый кеше яши гадел, Эзләми юк-бар сәбәпне. "Нәзер тота!" - дигән сүзне Ишетеп бит яшибез. Искә алыйк... оныттык...
      959
      0
      0
    • 30 июнь 2014 - 11:58
      Гасыр әбисе бакчада чүп утый
      100 яшьлек әби дигәч, күпләр кечкенә, арык гәүдәле, көч-хәл белән сөйләшә, кулына дисбе тотып, йомшак түшәк өстендә генә утырып торучы бер карчыкны күзаллыйдыр. Гамилә апа белән танышканчы үзем дә шундыйрак фикердә идем. Әмма: "Кызым, исән-сау килеп җиттеңме? Мин монда, хәзер яулыгымны бераз төзәткәлим дә, яныңа йөгереп чыгам", - дип, өйнең...
      393
      0
      0
    • 30 июнь 2014 - 10:55
      Бердәм булып "Әсәнбаш" агрофирмасына имән миллеге әзерләдек
      Барлык оешма-предприятиеләре алдына яфраказык хәзерләүгә үз өлешен кертү буенча бурыч җиткерелгән иде. Әлеге эш оешкан төстә башланып китте. "Хезмәт даны" газетасы редакциясе "Әсәнбаш" агрофирмасына имән миллекләре әзерләп тапшырды. Район буенча яфраказык әзерләү 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
      397
      0
      0
    • 30 июнь 2014 - 09:36
      Сабырлык вә савап ае мөбарәк булсын!
      Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Көн һәм төнне алыштыручы, айлар, еллар, вакыт белән идарә итүче бөек Раббыбыз Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән янә Рамазан аена кердек. Шушы айда мөселманнарга ураза тоту гыйбадәте йөкләнә. Билгеле бер вакытка нәфес теләкләреннән тыелып тору - Яратучыбыз Адәм балаларына биргән сынауларның берседер. Шушы сынау мөселманнарны...
      396
      0
      0
    • 30 июнь 2014 - 07:42
      Дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы һәр тармакка бурычлар билгеләде
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә авыл хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү, урып-җыю эшләренә хәзерлек чаралары күрү, үләт базларын тәртипкә китерү, көзге чәчүгә орлык һәм җир әзерләү мәсьәләләре турында сөйләшенде. Районда барган төзелеш-ремонт эшләрен дәвам итү, балаларның җәйге ялын оештыру, яңа уку елына хәзерлек чаралары күрү, халыкның үзмәшгульлеген үстерү, салымнарны...
      2
      0
      0
    • 30 июнь 2014 - 06:30
      Пычак мәктәбенең лагерь балалары "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" чарасында катнашты (+фото)
      Җәйге лагерь - укучыларның күңелле ял итү вакыты. Аны дөрес һәм файдалы итеп оештыру өчен укытучылар бар тырышлыкларын куеп эшлиләр. Аларга без, китапханәчеләр дә, ярдәмгә киләбез. Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар белән "Кояшкай" һәм "Дуслык" командалары арасында "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дигән чара үткәрелде. Аның максаты балаларның...
      499
      0
      0
    • 30 июнь 2014 - 05:19
      Мәчкәрә интернат мәктәбе укытучысы “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем алды
      Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен мөмкинлекләре чикләнгән укучылар, тәрбияләнүчеләр өчен "VIII төрдәге Мәчкәрә махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү интернатмәктәбе дәүләт бюджет махсус (коррекцияле) мәгариф учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабитова Роза Зәйнәгетдин кызына "Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде.
      387
      0
      0
    Реклама