Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Нәзер (шигырь)

Нәзер әйтүчеләр була, Аны үти беләләр. Чабышларда соңгы атны Бүләк белән күмәләр. Кукмара урамында моң, Берәү гармун уйнады. Әйттеләр: "Нәзерен үти" Гармун моңы тынмады. Әйткәнсең син - үтә шуны, Күп кешенең гадәте. Андый кеше яши гадел, Эзләми юк-бар сәбәпне. "Нәзер тота!" - дигән сүзне Ишетеп бит яшибез. Искә алыйк... оныттык...

Нәзер әйтүчеләр була,

Аны үти беләләр.

Чабышларда соңгы атны

Бүләк белән күмәләр.

Кукмара урамында моң,

Берәү гармун уйнады.

Әйттеләр: "Нәзерен үти"

Гармун моңы тынмады.

Әйткәнсең син - үтә шуны,

Күп кешенең гадәте.

Андый кеше яши гадел,

Эзләми юк-бар сәбәпне.

"Нәзер тота!" - дигән сүзне

Ишетеп бит яшибез.

Искә алыйк... оныттык бит

Яшибез дә яшибез.

Көнендә үк тотмас нәзер,

Көтәдер, сабыр итә.

Ә без һаман мәшәкатьтә,

Көн арты көннәр үтә.

Ышанмыйбыз, булды, бетте,

Бер нәрсә дә булмады.

Аяклар да һаман атлый,

Кул да төшеп калмады.

Килмәсен безгә авырлык,

Без бит Ходай бәндәсе

Нәзер әйтсәк, үтик аны,

Килә шуны әйтәсе.

Дөнья бит ул - бәлки берәү,

Я булмаса бик күпләр,

"Нәзер тотты, ахры", - диеп

Үкенеп гомер итәрләр.

Нәзер дигән биш хәрефтә

Бик тирән мәгънә ятар.

Үти алмас вәгъдә бирмик,

Тотар ул нәзер, тотар.

фото: http://www.sanline24.ru/content/files/?do=molodie-poeti-konkurs

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk