10 июнь 2014 яңалыклары
-
Сабантуй бәйрәмнәре вакытында Кукмарада 11 машина штрафлар тукталышына куелган
Закон таләпләре көннән-көн кырыслануга карамастан, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларның саны кимеми. Бәйрәмнәр чорында Кукмарада Казан һәм Мамадыштан килгән, шулай ук үзебезнең районнан өч экипаж эшләде. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге өч көндә 10 исерек шофер тоткарланган, бер шофер транспорт белән идарә итүне правасы булмаган кешегә тапшырганы өчен штрафка тартылган....
-
Кукмарада быел балалар катнашында 3 авария булды
Балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 июньгә кадәр "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе бара. Агымдагы елның дүрт аенда республика юлларында балалар белән бәйле булган 108 юл фаҗигасендә 6 баланың гомере өзелде, 129ы төрле тән җәрәхәтләре алды. Узган елның җәйге чорларында исә 221 бәхетсезлек очрагында 10 бала һәлак...
-
Сәләтле укучылар район башлыгы стипендиясенә лаек булды
Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2013-2014 нче уку елы нәтиҗәләре буенча район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин стипендиясенә лаек булган сәләтле укучылар исемлеге билгеле булган. Менә кемнәр алар: 1.Рус теле һәм әдәбияты фәннәре буенча Сирәҗетдинова Айгөл, Пычак урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы; 2.Татар теле һәм әдәбияты...
-
Кукмарада “Наркотикларсыз тормыш” акциясе бара
Аның кысаларында районыбызның белем бирү учреждениеләрендә, медицина хезмәткәрләрен һәм фельдшерларны чакырып, наркотиклар куллануның аяныч нәтиҗәләре, аларның законсыз әйләнеше өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуы турында укучылар белән сөйләшүләр үткәрелде. Шулай ук авыл җирлекләре башлыклары һәм полициянең участок хезмәткәрләре катнашында ата-ана җыелышлары уздырылды, алар белән наркотикларга каршы программа буенча дәресләр оештырылды,...
-
Кукмарада кабат коточкыч җинаять: Красная Гора авылында энесе абыйсын пычак белән кадап үтергән
7 июнь көнне, кичке сәгать уннар тирәсендә, Красная Гора авылындагы йортларның берсендә энесе абыйсын пычак белән кадап үтерә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, полициянең дежур частенә төнге сәгать берләр тирәсендә әлеге фаҗига хакында хәбәр алына. -Красная Гора авылында яшәүче, исерткеч...
-
Шәхси эшмәкәр банкротлык турындагы законны үтәмәгән
Район прокуратурасы шәхси эшмәкәр Р.ның банкротлык турындагы законнарны ничек үтәвен тикшерде, диелгән прокурор ярдәмчесе Зөлфия Люткова хәбәрендә. Тикшерү шуны күрсәткән: эшмәкәр, үзен банкрот итеп тануны сорап, Арбитраж судына мөрәҗәгать итмәгән. Район прокуратурасы кузгаткан административ эш нәтиҗәсендә республиканың Арбитраж суды карары белән Р. 5000сум штрафка тартылган. фото: http://pda.to86.rosreestr.ru/news/4393190/