Реклама
7 июнь көнне, кичке сәгать уннар тирәсендә, Красная Гора авылындагы йортларның берсендә энесе абыйсын пычак белән кадап үтерә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, полициянең дежур частенә төнге сәгать берләр тирәсендә әлеге фаҗига хакында хәбәр алына. -Красная Гора авылында яшәүче, исерткеч...
7 июнь көнне, кичке сәгать уннар тирәсендә, Красная Гора авылындагы йортларның берсендә энесе абыйсын пычак белән кадап үтерә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рамил Нургалиев сүзләренә караганда, полициянең дежур частенә төнге сәгать берләр тирәсендә әлеге фаҗига хакында хәбәр алына.
-Красная Гора авылында яшәүче, исерткеч эчемлекләр кулланган бертуганнар арасында тавыш чыга һәм, өстәлдән пычак алып, берсе икенчесенең эченә кадый. 51 яшьлек ир-ат алынган тән җәрәхәтләреннән урында ук үлә. Гаепләнүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланды, ул сак астында. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Марат Нәҗипов тарафыннан җинаять эше кузгатылды. Хәзерге вакытта тикшерү, җинаять сәбәбен ачыклау эшләре бара, - дип хәбәр итте Рамил Нургалиев.
фото: http://www.ivday.ru/allnews?page=70
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз