Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуй бәйрәмнәре вакытында Кукмарада 11 машина штрафлар тукталышына куелган

Закон таләпләре көннән-көн кырыслануга карамастан, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларның саны кимеми. Бәйрәмнәр чорында Кукмарада Казан һәм Мамадыштан килгән, шулай ук үзебезнең районнан өч экипаж эшләде. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге өч көндә 10 исерек шофер тоткарланган, бер шофер транспорт белән идарә итүне правасы булмаган кешегә тапшырганы өчен штрафка тартылган....

Закон таләпләре көннән-көн кырыслануга карамастан, исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утыручыларның саны кимеми. Бәйрәмнәр чорында Кукмарада Казан һәм Мамадыштан килгән, шулай ук үзебезнең районнан өч экипаж эшләде. ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан әлеге өч көндә 10 исерек шофер тоткарланган, бер шофер транспорт белән идарә итүне правасы булмаган кешегә тапшырганы өчен штрафка тартылган.

-Инспекторлар тарафыннан тоткарланган әлеге шоферлар транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителеп, 30 мең сум штраф түләячәкләр. Ә инде правасыз хәлдә рульгә утыручы - 5 мең, рульне аңа тапшырганы 30 мең сум штрафка тартылды. Автомобильләрнең барысы да штрафлар тукталышына куелды, - дип хәбәр итте ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов. - Кәефләнеп алгач, батыраеп китәсең, диңгез дә тубыктан була, дип белми әйтмиләр. Андый вакытта үз-үзеңә контроль дә, игътибарлылык та юкка чыга. Юктан гына исерткеч эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырганнарны РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.8 маддәсе, 1 бүлеге нигезендә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртү таныклыкларыннан мәхрүм итмиләр. Өстәвенә 30 мең сум штраф та каралган. Рулеңне исерек иптәшеңә биргән очракта ул кеше дә, үзең дә ел ярымнан ике елга кадәр машина йөртә алмаячаксың, 30 мең сум штраф та түлисе була. Бер ел эчендә машина йөртү таныклыгы кабат алынса, өч елга автомобиль руле артына утыруны онытып торырга була. Административ штраф бу очракта 50 мең сумны тәшкил итә.

фото: http://omsk.net/otvetstvennost-v-vybore-avtomobilya/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk