Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 28 апрель 2014 яңалыклары

    • 28 апрель 2014 - 13:04
      Хәбәрсез югалган Кукмара районы кешесе елгадан үле килеш табылган
      Тумышы белән Кукмара районының Тарлау авылыннан булган 36 яшьлек ир-ат агымдагы елның 17 апрелендә, көндезге сәгать өченче яртылар тирәсендә өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре аның якыннарыннан гариза кабул ителүнең беренче көненнән үк хәбәрсез югалган ир кешене эзләү буенча оператив...
      363
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 12:27
      Кукмараның яшь юл хәрәкәте инспекторлары “Имин тәгәрмәч”тә көч сынашты (+фото)
      Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2014" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 21 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан,...
      411
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 11:55
      “Шәфкать” балалары Тукай әкиятләренә сәяхәт ясады
      "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, тәрбияче Зәния Мөхәмәдиева "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дип аталган ачык чара үткәрде. Әлеге чарада балалар шигырьләр сөйләделәр, аларны сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әкияти Шүрәле алар белән уеннар оештырды һәм табышмаклар әйтте. Чара кызыклы һәм файдалы узды. фото:...
      443
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 10:45
      “Язмыш” драмасы - Байлангар сәхнәсендә (+фото)
      Байлангар мәдәният йортында эшләүче драма түгәрәге коллективы Данил Салиховның "Язмыш" драмасын сәхнәләштереп тамашачыларга тәкъдим итте. Әсәрдә сүз Әфган сугышыннан яраланып кайкан Нәсимнең язмышы турында бара. Әлеге рольне авылның мәдәни тормышында актив катнашучы, 2010 елда "Кукмара кышы" татар җыры фестиваленең Гран-при иясе Алмаз Харисов күңелләргә үтеп керерлек итеп башкарды. Мәдәният хезмәткәрләре...
      454
      0
      1
    • 28 апрель 2014 - 09:14
      Кайбер кукмаралылар быелгы май бәйрәмнәрен Төркия һәм Мисырда уздырачак
      Кояш үзенең нурларын мулрак сипкән саен, күңел иксез-чиксез киңлекләргә сузылган диңгез буйларына, сәяхәтләргә юл ала. Елның теләсә кайсы вакытында дөнья гизәргә мөмкин, акчаң гына булсын, дисәләр дә, барыбер күп кеше җәйге ялны кулайрак күрә шул. -Кукмаралыларның күбесе быел бай һәм матур табигатьле, нарат, имән, каштан урманы белән капланган таулары, мәңге...
      367
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 08:17
      Райондашыбыз җәһәннәм казанында ике ай кайнаган
      Үле шәһәрдә булганнан соң, тормыш мәгънәсе турында күбрәк уйлыйсың. Чернобыль атом электр станциясендә булган фаҗигагә 28 ел вакыт үткән булса да, әлеге сүзне ишетүгә тәннәр чымырдап куя. Ул вакытларда анда яшәүче халык ниләр кичергәнен хәтта күзаллавы да кыен. Интернет челтәрендәге рәсемнәр, фактлар уйланырга мәҗбүр итә. Радиоактив һәлакәтне бетерүгә никадәр сау-сәламәт...
      369
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 07:03
      Дүшәмбе киңәшмәсендә һәр тармакка бурычлар билгеләнде
      Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үткәргән дүшәмбе киңәшмәсендә сүз язгы кыр эшләре, терлекчелектә сөт җитештерү, санитар-чисталык икеайлык кысаларында ферма, машина-трактор паркларын җыештыру, хезмәт хакларын вакытында түләү турында барды. Төзелеш тармагындагы программа кысаларында башланган төзү-ремонт эшләрен график нигезендә дәвам итү, сыйфат мәсьәләсенә игътибарны арттыру бурычы тора. Шулай ук Җиңү көненә хәзерлек, поселок...
      0
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 05:58
      Кукмараның "Выше радуги" ансамбле "Йолдызлык"та беренче урынга чыкты
      Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең Венера Гыйләҗева җитәкчелегендәге "Выше радуги" җыр-бию ансамбле "Созвездие-Йолдызлык" республика фестиваленең Пирамидада узган Гала-концертында чыгыш ясап кайтты. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча әлеге ансамбль беренче урынны алды.
      324
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 04:53
      Чүплектә яшәү рәхәт түгел
      Быелгы яз башкаларына караганда үзгә булып килде - әле суытып, әле җылытып торды да, сиздермичә генә табигатьтә хакимлекне үз кулына алды. Инеш-елгаларны иңләп ташулар да, урамнарны бизәп гөрләвекләр дә акмады быел. Әмма яз аяк басуга, ел саен бер күренеш кабатлана: кар эреп бетү белән тирә-юнебезне ямьсезләп, кыш буе җыелып килгән...
      369
      0
      0
    • 28 апрель 2014 - 03:58
      Кукмарада "Яшүсмер" операциясе бара
      Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү һәм киметү, караучысыз калган балаларны ачыклау максатында республикада "Яшүсмер" операциясе бара. Әлеге чара кысаларында полициянең балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә инспекторлары тарафыннан район мәктәпләрендә кисәтү әңгәмәләре уздырыла, махсус рейдлар оештырыла. -Безнең бүлекчәдә 36 балигъ булмаган бала, 33 әти-әни профилактик исәптә тора. Без алар белән...
      388
      0
      0
    Реклама