Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 26 февраль 2014 яңалыклары

    • 26 февраль 2014 - 12:41
      Вахит мәдәният йортының спорт залында волейбол ярышы узачак
      2 мартта Вахит мәдәният йортының спорт залында Ильмир Корбанов истәлегенә ирләр командалары арасында район күләмендә волейбол ярышы үткәрелә. Башлана 9 сәгатьтә. фото: http://vesti.kz/news/136384/
    • 26 февраль 2014 - 11:37
      Кукмарада унтугыз күпфатирлы йортка ике контурлы газ мичләре кую күздә тотыла
      Быел унтугыз күпфатирлы йортта (барлыгы 765 фатир) ике контурлы җылыткыч мичләр кую күздә тотыла. Бу эшләр республиканың газлаштыру фонды аша башкарыла. Подрядчы - Балтачның "Стройметизт" оешмасы. бүгенге көндә биш йортта әлеге мичләрне кую буенча эшкә керештеләр инде, башка йортларга урнаштыруны да озакка сузмаска уйлыйлар. Кукмара поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фаил...
    • 26 февраль 2014 - 10:29
      Кукмараның янгын күзәтчелеге бүлекчәсе узган елгы эш нәтиҗәләре буенча республикада беренче урынны алды
      Кукмара районы буенча янгын күзәтчелеге бүлекчәсе янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү юнәлешендә ирешкән уңышлары өчен республикада беренче урынны алды. Шулай ук әлеге бүлекчә "01 хезмәте хәбәр итә" дигән стендлар конкурсында да беренчелеккә чыкты. -Урыннар билгеләгәндә ел дәвамында башкарылган эш нәтиҗәләре исәпкә алына, - ди бүлекчә начальнигы...
    • 26 февраль 2014 - 09:23
      Кукмара егетләре булдыра!
      Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Минем белән Саба районының Шәмәрдән бистәсендәге чиркәүгә йөрүче кардәшләрем дә килешерләр, дип уйлыйм. Бистәбездәге дин йортының тәрәзәләре шактый тузган иде. Яңарту, заманча тәрәзәләргә алыштыру өчен бик зур чыгымнар кирәклеген һәммәбез белә. Шунлыктан әлеге зур эшкә тотынырга берәү дә батырчылык итми иде. Әмма беркөнне чын могҗиза...
    • 26 февраль 2014 - 07:15
      Укучылар “Көлкәй” ("Золушка") әкиятен сәхнәләштерде
      Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары район Мәдәният йортында Евгений Шварц пьесасы буенча куелган "Көлкәй" әкиятен сәхнәләштерделәр. Рольләрне "Колейдоскоп" төркемендә шөгыльләнүче Анастасия Сабанчеева, Әнвәр Гыйләҗев, Зөлфәт Юскаев, Инсаф Вильданов, Динара Галеева, Әдилә Гарифуллина, Гөлшат Измайловалар башкарды. Әкият "Очаровашки", "Выше радуги" вокаль ансамбльләренең, бию коллективларының чыгышлары белән үрелеп барды.
    • 26 февраль 2014 - 06:16
      Диодлы лампочка электр утын экономияли
      Акча санаганны ярата, диләр. Акыллы, эшлекле хуҗа яки җитәкче, гадәттә, һәр тиенне исәпли һәм җитештерү чыгымнарын, продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзли. Яңа технологияләр һәм заманча җиһазлар куллану - моның иң уңышлы ысулы. Әйтик, яктылык сибүче диодлы лампалар электр энергиясен экономияләргә мөмкинлек бирә. Әлеге яктырткычларны җитештерүче компания белгече Фаиз Сафин моны...
    • 26 февраль 2014 - 05:15
      Зур Сәрдек мәдәният йортында "Таулы-ташлы солдат юллары" дигән кичә үтте
      Зур Сәрдек мәдәният йортында, җирлекнең әфганчы егетләрен чакырып уздырган кичәдә тетрәндергеч тә, мавыктыргыч та солдат хатирәләре яңарды. Иң элек Әфган иле, андагы яшәеш, сугыш күренешләре фотосурәтләре һәм видеоязмалары күрсәтелде. Җирлегебездән китеп, ут эченә кергән 23 егетнең икесе шул яу кырында башларын салдылар. Унтугыз яшьлек Чишмәбаш егете Тәлгать Әхмәтшин белән Купка...
    • 26 февраль 2014 - 04:00
      Пычак авыл җирлегендә узган спартакиадада Арпаяз командасы җиңде
      Пычак авыл җирлегендә Арпаяз, Әсән-Елга, Өлге авыллары һәм Пычак урта мәктәбе командасы арасында кышкы спартакиада узды. Ярышка килүчеләр шахмат-шашка, өстәл теннисы, аркан тартышу, турникта тартылу, армрестлинг, волейбол уенында көч сынашты. Арпаяз авылы командасы беренчелеккә чыкты һәм күчмә Кубок белән бүләкләнде. Призлы урын алган командаларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Бу хакта авыл...
    Реклама