Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара егетләре булдыра!

Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Минем белән Саба районының Шәмәрдән бистәсендәге чиркәүгә йөрүче кардәшләрем дә килешерләр, дип уйлыйм. Бистәбездәге дин йортының тәрәзәләре шактый тузган иде. Яңарту, заманча тәрәзәләргә алыштыру өчен бик зур чыгымнар кирәклеген һәммәбез белә. Шунлыктан әлеге зур эшкә тотынырга берәү дә батырчылык итми иде. Әмма беркөнне чын могҗиза...

Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Минем белән Саба районының Шәмәрдән бистәсендәге чиркәүгә йөрүче кардәшләрем дә килешерләр, дип уйлыйм.

Бистәбездәге дин йортының тәрәзәләре шактый тузган иде. Яңарту, заманча тәрәзәләргә алыштыру өчен бик зур чыгымнар кирәклеген һәммәбез белә. Шунлыктан әлеге зур эшкә тотынырга берәү дә батырчылык итми иде. Әмма беркөнне чын могҗиза булды. Күрше авыл егетләре - Пчеловодтан Алексей Дмитриев, Ядегәрдән Равил Закировлар үзләренең ярдәмнәрен тәкъдим иткәч, берара ышанмый да тордык. Равил үзенең изгелек эшләргә теләвен чиркәү атакае Артемийга җиткерә. Егетләр тиз арада егермегә якын тәрәзәне үз акчаларына яңага алыштырып, урнаштырып та куйдылар. Артемий атакайның да, чиркәүгә йөрүчеләрнең дә шатлык-сөенечләрен әйтеп бетерерлек түгел. Игелекле эшләре үзләренә мең өлеш яхшылык булып әйләнеп кайтсын.

Антонина ГАЛИӘХМӘТОВА, Шәмәрдән бистәсе

фото: http://sudaruchka.com/post254058459/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk