Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 25 декабрь 2013 яңалыклары

    • 25 декабрь 2013 - 12:29
      Япониядә елмая торган көзге уйлап тапканнар
      Токио университетында уйлап табылган мондый көзге. Кәефе кырылган кеше аңа караса, үзен елмайган итеп күрә. Хикмәт шунда: көзгенең үзәк өлешенә сурәтне чагылдыра торган өслек урынына монитор һәм камера куелган. Ул сурәтне реаль вакыт режимында күрсәтә, ә компьютер программасы кешенең чыраен үзгәртеп, елмаю барлыкка китерә. Чыганак: http://lentanews.net/1278.html Фото: http://olgatkach.com/blog
    • 25 декабрь 2013 - 12:01
      "Иң чибәр кәләш" бәйгесе җиңүчеләре "РЭД" кафесында төшке аш белән сыйланды (+фото)
      Редакциябез "Иң чибәр кәләш" бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста барлыгы 12 кәләш катнашып, алар редакциянең kukmor-rt.ru сайтына куелган фоторәсемнәргә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды. Бәйге райондашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, кәләшләр өчен барлыгы 17243 тавыш бирелде. Конкурс барышында Ләйлә Зиннәтуллина һәм Ләйсән Хәнәфиналар арасында аеруча кискен көрәш барды. Алар көндәшләрен...
    • 25 декабрь 2013 - 10:33
      Укучыларның кышкы каникуллары башланды
      Районыбызның барлык мәктәпләрендә балаларның кышкы каникуллары башланды. Укучылар 9 гыйнварга кадәр ял итәчәкләр. Белем йортларында график нигезендә Яңа ел бәйрәмнәре уза. Олыяз урта мәктәбе коллективы яңа бинага күченде. 25 декабрьдә анда беренче линейка узды. 29 гыйнварда исә яңа бинада Яңа ел бәйрәме оештырылачак. фото: http://nsh-school.ru/?page_id=3238
    • 25 декабрь 2013 - 10:00
      Кукмарада спорт остасы Нурсил Галиев исемендәге көрәш турниры үтте (+фото)
      "Ялкын" спорт клубында Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев исемендәге призга балалар арасында 26нчы мәртәбә милли көрәш турниры узды. Уналты мәктәп командасыннан 80 спортчы катнашкан бәйгедә батырлар булып Илшат Гыйниятуллин (26 кг., Аш-Буҗи), Ильяс Хаҗиев (29 кг., Олыяз), Наил Шамбазов (32 кг., Аш-Буҗи), Павел Филиппов (36 кг., Нырья), Айнур Галимҗанов (40кг.,...
    • 25 декабрь 2013 - 09:15
      Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә 150 бала чакыру алган иде (+фото)
      Район Мәдәният йортында узган чыршы бәйрәменә уку алдынгылары, район, республика, Бөтенрәсәй күләмендә узган фән олимпиадалары, фәнни-гамәли конференция, конкурс-бәйгеләрдә, спорт ярышларында җиңү яулаучылар, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән, ятим балалар чакырылган иде. Балаларны, аларның әти-әниләрен, укытучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева тәбрикләде, үзенең иң...
    • 25 декабрь 2013 - 06:49
      Редакциядә җаваплы сәркатип булып эшләгән Ярмөхәммәт Гайнуллинга 100 яшь тулган булыр иде
      Каләм белән 45 ел 1973 елның май аенда, редакциягә эшкә килүнең беренче көнендә, редактор Әхмәт ага Фәтхуллин мине иң беренче итеп "Җаваплы секретарь" дип язылган бүлмәгә алып керде. -Ярми агаңа ошарлык итеп язсаң, синнән журналист чыгар, - диде ул. Хәбәрче буларак редакциягә килгәләп йөргәндә Ярми аганы күргәнем булса да, якыннан...
    • 25 декабрь 2013 - 06:18
      Сыннарга җан өрүче Ринат абый
      Кыш җиттеме, күңел ниндидер могҗиза көтә башлый. Бу, мөгаен, балачактан калган гадәттер инде.Сабый чакта да бит Яңа елда Кыш бабайның килүен түземсезләнеп көтә идек. Бераз курка идек тә бугай әле. Бүләк тулы капчыкларын күрүгә, әле дә ирексездән елмаясы, сөенәсе килә... Кайда ничектер, безнең Тырыш мәдәният йортында элек-электән бәйрәмнәр искиткеч шәп...
    • 25 декабрь 2013 - 05:12
      Кукмарада “Игътибар – балалар!” акциясе бара
      Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 23 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар...
    • 25 декабрь 2013 - 04:06
      Район Мәдәният йортында "Каз өмәсе" бәйрәме була
      25 декабрьдә район Мәдәният йортында Яңа ел алдыннан хуҗабикәләребезне күңелле бәйге, халкыбызның яраткан йоласы "Каз өмәсе" бәйрәменә чакырабыз. Программада: -иң авыр казга; -иң чиста казга; -иң ишле каз үстерүчене ачыклау; -каз итеннән пешерелгән ризыкларга бәйгеләр. Бәйрәмдә районыбызның танылган җырчылары һәм биючеләре башкаруында Зур концерт. Бәйгедә катнашырга теләк белдерүче хуҗабикләрнең 2-61-51...
    Реклама