Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сыннарга җан өрүче Ринат абый

Кыш җиттеме, күңел ниндидер могҗиза көтә башлый. Бу, мөгаен, балачактан калган гадәттер инде.Сабый чакта да бит Яңа елда Кыш бабайның килүен түземсезләнеп көтә идек. Бераз курка идек тә бугай әле. Бүләк тулы капчыкларын күрүгә, әле дә ирексездән елмаясы, сөенәсе килә... Кайда ничектер, безнең Тырыш мәдәният йортында элек-электән бәйрәмнәр искиткеч шәп...

Кыш җиттеме, күңел ниндидер могҗиза көтә башлый. Бу, мөгаен, балачактан калган гадәттер инде.Сабый чакта да бит Яңа елда Кыш бабайның килүен түземсезләнеп көтә идек. Бераз курка идек тә бугай әле. Бүләк тулы капчыкларын күрүгә, әле дә ирексездән елмаясы, сөенәсе килә...

Кайда ничектер, безнең Тырыш мәдәният йортында элек-электән бәйрәмнәр искиткеч шәп үтә. Борчу-мәшәкатьләрен онытып, олысы да, кечесе дә бирегә ашкынып тора. Яңа ел бәйрәменә аерым тукталасы иттем. Бәйрәм җиттеме, мәдәният йорты мөдире Ринат Шәрәфетдинов җанын-тәнен биреп биредә хезмәт куя. Бәйрәм лоторея билетлары уйнату, яңа төр уеннар, юмор, төрле кызыклы чыгышлар белән үрелеп бара. Ул кар сыннары... исең китәрлек! Мәдәният йорты каршындагы шушы искиткеч матур сыннар, Ринат абыйның кышкы салкыннарда үзенең күңел җылысын биреп, фантазиясен эшкә җигеп башкарган иҗат җимешләре ул. Әлбәттә, бу эштә авылыбыз яшьләре дә актив катнаша. Бергә-бергә шулай җыелышып эшлиләр, фикерләре белән уртаклашалар. Быел нәрсә генә ясап бетермәгәннәр: Яңа елның төп символы булган җигелгән ат, попугайларны, төрле-төрле җәнлекләрне әйтәсе дә юк! Инде менә хәзер лоторея билетларына бүләкләр хәстәрләп йөргән чагы Ринат абыйның.

Шушы гүзәллекне тудырганы ,эшен чын намус белән башкаруы өчен авыл халкының рәхмәте чиксез аңа. Алга таба да үз эшеңнең остазы булып, яңа идеяләр белән безне сөендерүен теләп калабыз. Могҗиза, әкият иле нәкъ менә үзебездә икән бит! Ышанмасагыз, килеп карагыз...

Гөлфия Гыйниятуллина, Тырыш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk