Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Редакциядә җаваплы сәркатип булып эшләгән Ярмөхәммәт Гайнуллинга 100 яшь тулган булыр иде

Каләм белән 45 ел 1973 елның май аенда, редакциягә эшкә килүнең беренче көнендә, редактор Әхмәт ага Фәтхуллин мине иң беренче итеп "Җаваплы секретарь" дип язылган бүлмәгә алып керде. -Ярми агаңа ошарлык итеп язсаң, синнән журналист чыгар, - диде ул. Хәбәрче буларак редакциягә килгәләп йөргәндә Ярми аганы күргәнем булса да, якыннан...

Каләм белән 45 ел

1973 елның май аенда, редакциягә эшкә килүнең беренче көнендә, редактор Әхмәт ага Фәтхуллин мине иң беренче итеп "Җаваплы секретарь" дип язылган бүлмәгә алып керде.

-Ярми агаңа ошарлык итеп язсаң, синнән журналист чыгар, - диде ул.

Хәбәрче буларак редакциягә килгәләп йөргәндә Ярми аганы күргәнем булса да, якыннан таныш түгел идек әле. Ярми ага инде бу вакытта СССР журналистлар берлеге әгъзасы булган, кырык ел район матбугатына хезмәт иткән, 60 яшен тутырып килә торган аксакал каләм иясе иде. Миңа аның белән тагын дүрт елга якын эшләргә туры килде. Ул лаклы ялга чыккач та аралашып яшәдек. Газетаның бүгенге санындагы фоторәсемне дә аның җитмеш яше тулган көннәрдә өендә төшереп алган идем.

Бөтен барлыгы белән газета эшенә гашыйк, туар көннәрнең матур булачагына өмет белән караучы, тормышның ямен-кадерен белеп яшәргә рухландыручы, яхшыны начардан аерырга ярдәм итүче кеше буларак беләм мин Ярми аганы. Район, өлкә, үзәк газеталарга даими язып та каләмен чарлады ул. Татарстан радиосы аша да еш яңгырады аның язмалары.

Тормыш иптәше Миңнур ханым белән 6 бала - ике малай, дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр алар. Ярми ага гомеренең соңгы көннәренә кадәр балалар дип, үзе дә алардан кадер-хөрмәт күреп яшәде.

Өлкән журналист, иптәш-дустыбыз турында аның район газетасы төпләнмәләрендә сакланган күпсанлы язмалары искә төшереп тора. Бу якты истәлекләр әле озак онытылмасын иде.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk