Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 декабрь 2013 яңалыклары

    • 20 декабрь 2013 - 17:13
      “Татар җыры – 2013”тә “Алтын Барс” премиясе кемнәргә бирелер икән?
      Иртәгә, 21 декабрьдә, "Пирамида" күңел ачу үзәгендә татар эстрадасының иң масштаблы проекты - XIV халыкара эстрада фестивале "Татар җыры" узачак. Анда 2013нче елның иң популяр җырчылары чыгыш ясаячак, шуларның арасында иң лаеклылар "Алтын Барс" премиясенә ия булачак. "Татар җыры"н 16.00 сәгатьтә "TMTV" каналыннан һәм сайтыннан онлайн режимда карый аласыз. Фото:...
    • 20 декабрь 2013 - 16:44
      21 декабрьдә “ТНВ”дан кукмаралыларны күрә аласыз
      Казанда эшче яшьләрнең республика иҗат фестивале узу һәм финалистлар арасында поселокның күппрофильле лицееның эшче яшьләре командасының өченче урын алып кайтуларын хәбәр иткән идек инде. Җиңүчеләр "Пирамида"да узган Гала-концертта катнашты. Гала-концертның беренче өлеше шимбә көнне - 21 декабрьдә, икенче өлеше 28 декабрьдә "ТНВ-Яңа гасыр" каналында күрсәтеләчәк. Кукмаралыларның чыгышларын карарга онытмагыз! фото:...
    • 20 декабрь 2013 - 15:13
      “Хезмәт даны”ның Кыш бабай һәм Кар кызы якынлашып килүче Яңа ел белән котлый (+фоторепортаж)
      Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Күңелләрдә бәйрәм рухы. Кукмарабыз соң, көннән-көн матурлана, аллы-гөлле утларга күмелә бит! Кайсы гына оешманы алсаң да, тирә-юнендә утлар җемелди, кар сыннары үзенә дәшә. Без дә, Кыш бабай белән Кар кызы булып киенеп, сумкабызга бераз күчтәнәчләр салып, бистәбезне урап кайттык. Шунысы сөенечле: кайсы гына...
    • 20 декабрь 2013 - 12:20
      Полиция хезмәткәре "Шәфкать"тә балалар белән очрашты
      "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе инспекторы Айрат Богданов белән очрашу булды. Полиция хезмәткәре балаларга коррупция хакында сөйләде, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә искә төшерде. Очрашу соңында барлык балаларга да китаплар таратылды.
    • 20 декабрь 2013 - 11:40
      Итек – Африкада да итек ул, дисәләр дә, барган җиремдә Кукмара киез итекләрен белмәгән кешене очратмадым
      Валёнак Белоруссиягә без "Татар яшьләре фестивале" уздырырга барган идек. Без дигәнебез биш студент, икебез Кукмара кызлары - мөнәҗәтләр башкаручы Рәмилә Сираҗетдинова (хәзер Исхакова) һәм мин. Кыш айларында поездда да җылы булыр дип, Рәмилә киез итек кигән иде. Минскка килеп төшсәк, өч кешенең берсе аягына итек кигән. Безне үзендә кунак иткән...
    • 20 декабрь 2013 - 08:52
      Терлекләр арасында ящур чире таралуы күзәтелә
      Быел Россиянең 30 төбәгендә терлекләрнең күпләп үлүенә китерә торган йогышлы ящур (тилчә) чире таралуы күзәтелә, дип хәбәр итте безгә "Россельхознадзор" белгече Рәшит Хәйруллин. Ящурны чыдамлы һәм яшәүчән вируслар тарата. Терлекләрнең бу чир белән авыруын түбәндәге билгеләрдән белергә мөмкин: алар ашамый башлыйлар, хәлсезләнәләр, авызларыннан куе ак күбек агып тора. Кайберләренең имчәкләре...
    • 20 декабрь 2013 - 06:10
      Кукмарада пиротехниканы Гафиятуллин урамындагы мәйданда гына кулланып булачак
      Татарстан Республикасы Президентының "Республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелү турындагы" 1186 номерлы махсус Указы нигезендә Кукмарада пиротехник эшләнмәләр куллану урыны итеп поселокның Гафиятуллин урамы, 20 йорт адресындагы мәйдан билгеләнде. фото: http://panova-tv.livejournal.com/147235.html
    • 20 декабрь 2013 - 05:37
      Район Советында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булды
      Район Советында коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды. Утырышта хокук саклау органнарының коррупцияне кисәтү һәм аңа юл куймау буенча эшчәнлеге хакында полиция начальнигы Рамил Нургалиевның чыгышы тыңланды. 2013 елда бюджет чараларын нәтиҗәле файдалануны контроль-тикшерү нәтиҗәләре, муниципаль берәмлекнең авыл җирлекләре бюджетына бирелгән чараларның файдалану законлылыгы турында контроль-хисап палатасы рәисе...
    • 20 декабрь 2013 - 04:14
      Лубян мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгы узды (+фото)
      Һәр көн төрле фәннәргә багышланган иде. Укучыларыбыз төрле бәйгеләрдә катнаштылар: "Яхшы язучы", "Яхшы укучы". Үзләренең көчләрен математик бәйгеләрдә дә сынадылар: "Безнең сыйныф - саннарда", "Тиз санаучы". Биология укытучысы Матвеева Е.В. "Әйләнә-тирә дөнья" уены үткәрде. Анда 2-4 сыйныф укучылары үзебезнең туган як хайваннарын искә алдылар, туган як табигатен сакларга сүз бирделәр....
    Реклама