Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 16 декабрь 2013 яңалыклары

    • 16 декабрь 2013 - 12:25
      Лубян урман-техник көллиятенә яңа "УАЗ" машинасы бирелде
      Республиканың барлык урман хуҗалыкларына Яңа ел алды бүләге - өр-яңа "УАЗ" автомобильләре тапшырылды. Бүләккә Лубян урман-техник көллияте дә ия булды. -Әлеге автомобильгә студентлар аеруча сөенде, - ди көллият директоры Мулланур Гобәйдуллин. - Тиздән бездә Лубян урманчылыгы эшли башлаячак. Шуның өчен мондый төр техника бик кирәк.
    • 16 декабрь 2013 - 11:24
      Гомер чишмәсе (хикәя)
      Гомәрнең өенә кайтмаганына алты ел була. Нигә алай икәнен үзе дә аңламый инде. Ни дисәң дә, кан тарта, җан тарта. Үпкәләр дәонытыла кебек. Юкса.. Горурлык, шайтан алгыры! Көннән-көн җанны кимерә-кимерә, тереләй юкка чыгара бара. Шатлыгы да шатлыктүгел, үзенчә алга таба болай булмаганын аңласа да.. курка, кайтып яраларны яңартудан курка. Алты...
    • 16 декабрь 2013 - 10:43
      Беренче төркем инвалид бала тәрбияләүчегә айлык түләү каралган
      Сорау-җавап 2013 елның 1 гыйнварыннан 1 төркем инвалид баланы тәрбияләгән эшкә яраклы кешегә РФ Президентының 2013 елның 26 февралендә кабул ителгән 175 санлы Указы нигезендә айлык түләү каралган. Эшләми торган, эшкә яраклы гражданга компенсация түләве айга 1200 сум күләмендә каралган. Айлык түләү суммасы ата-анага, уллыкка-кызлыкка алучыга, опекунга, попечительгә - 5500...
    • 16 декабрь 2013 - 10:09
      Чыршы бизәр чак җитә (дәүләт инспекторлары киңәшләре)
      Яңа ел бәйрәмен без мандаринсыз, ак карсыз, бизәлгән чыршысыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Күптән көткән кар да яуды, сәүдә нокталарына без яраткан яфраклы мандариннар чыкты. Чыршы алып чыршы сайлаганда бизисе генә калды. "Россельхознадор"ның дәүләт инспекторларының кайбер киңәшләрен тоту зыян итмәс. Мөдәрис ФӘТТАХОВ: -Чыршыны теләсә кайдан сатып алмаска кирәк. Яңа...
    • 16 декабрь 2013 - 09:26
      "Олимп"та хоккей матчы була
      17 декабрьдә, 19 сәгатьтә "Олимп" боз сараенда Кукмара һәм Кукмара районы ветераннары арасында иптәшләрчә хоккей матчы була. Керү ирекле. фото: http://nn.urpur.ru/category/novosti-na-glavnoj/?page=99
    • 16 декабрь 2013 - 08:11
      Кукмара вокзалы сәгатен ремонтлау өчен якынча 40 мең сум акча кирәк
      Кукмара тимер юл вокзалының сәгатен сүтеп алганга 3 елдан артык вакыт узды. Вокзалны Татарстан Республикасының ул чактагы Президенты Минтимер Шәймиев сәгать белән бергә кабул итеп алды. Сәгать вокзалга нур биреп, бик дөрес вакытны һәм һава торышын күрсәтә иде. Ул кайчан урынына куелыр икән? Рәфкать ШӘРӘФЕТДИНОВ, Кукмара поселогы Әлеге сорауга Кукмара...
    • 16 декабрь 2013 - 07:12
      Районыбызның “Гаптери акчалары” КВН командасы Казаннан җиңү белән кайтты
      Казанның Халыклар дуслыгы йортында республикада яшәүче район һәм авыл яшьләре арасында татарча Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубының финалы үтте. Анда районыбызның "Гаптери акчалары" КВН командасы да катнашты һәм икенче дәрәҗәдәге лауреат исеме алып кайтты.
    • 16 декабрь 2013 - 06:45
      Гәҗиткә дә язылдык, чәй белән дә сыйландык
      Газета-журналларга язылу кампаниясе төгәлләнергә санаулы көннәр калып бара. Почта бүлекчәләрендә бу арада эш аеруча кызу. Әбүнәчеләрне җәлеп итү өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар - берсе вакытлы матбугатка язылучылар арасында бүләкләр уйната, ә икенчесе күңелле чаралар оештыра. Кукмара почтамтында да Халыкара чәй көне уңаеннан бик матур бәйрәм узды - почтага килгән...
    • 16 декабрь 2013 - 05:48
      Кәүсәрия бәете
      Югары Арбаш авылында туып-үскән, шунда гомер кичергән туган апама багышлана Бисмилла, дип башлыйм әле, Бәетләр бит шулай башлана. Туганнарым, сезнең өчен Мине искә алып кына Яши торган тормыш башлана. Гөрләп үтте гомерләрем Арбаш урамнарында. Мин дә киттем бу дөньядан, Калдырып бит барын да. Илдар җаным, син ашыкма Бу дөньядан китәргә....
    • 16 декабрь 2013 - 05:05
      Кукмарада 135 гаилә коммуналь хезмәтләр өчен акча түләмәгән
      Быелның 1 декабренә Кукмарада яшәүче 135 гаиләнең коммуналь түләүләр буенча 7 миллион сумнан күбрәк бурычы җыелган. Айлык 1541 сумнан башлап, 125 мең сум әҗәт җыючылар да бар. Хәзерге вакытта суд приставлары хезмәте коммуналь түләүләр буенча бурычлары җыелучыларның шактыен контрольгә алган. фото: http://www.rosned.info/index.php?id=344
    • 16 декабрь 2013 - 04:22
      Яңа ел бәйрәме үткәргәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен сакларга кирәк
      Яңа ел бәйрәмендә чыршы әйләнәсендә бенгаль утлары, фейерверклар арттыру, шәмнәр яндыру, петардалар куллану күңелле булса да, бик зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Бу бигрәк тә мәктәп, балалар бакчаларында үтә торган чараларга һәм кафе, кибетләрдә бизәлгән чыршыларга кагыла. Афәт булмасын өчен гади генә кагыйдәләрне үтәү мөһим. Халык күпләп катнаша торган бәйрәм...
    Реклама