Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 12 декабрь 2013 яңалыклары

    • 12 декабрь 2013 - 12:33
      Әбине оныклары белән бергә җирләячәкләр
      Бертуганнар Алексей, Евгений һәм Люба, әбиләренең мәетен авылга алып кайтып күмәргә дип, "ВАЗ-2107" машинасында Самарага барырга чыкканнар. Кичке сәгать сигезләр тирәсендә машиналары каршы юлга очып диярлек чыккан һәм ДАФ йөк автомобиле белән бәрелешкән. Абыйлы-энеле егет һәм кыз шунда ук һәлак булганнар. Әби белән өч оныгын бергә җирләячәкләр. чыганак: http://news.progorodsamara.ru/news/view/158978
      139
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 12:06
      Бу кайсы бина тәрәзәсе?
      Райондашларыбызның игътибарлылыгын, күзәтүчәнлеген тикшереп карарга булдык әле. Рәсемдә тәкъдим ителгән тәрәзәләр кайсы бинаныкы икән? Биш тәрәзәне дә дөрес итеп белүчене "Хезмәт даны" газетасыннан истәлек бүләге көтә. Җавапларны исем-фамилия һәм телефон номерларыгызны күрсәтеп kukmor-rt.ru сайтында текст астындагы комментарийлар өлешенә яза яисә alsu110981@mail.ru адресына юллый аласыз.
      209
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 10:43
      Кукмарада быел юл фаҗигаләрендә тугыз кеше һәлак булган
      Агымдагы елның унбер аенда район территориясендә 49 юл-транспорт фаҗигасендә 9 кешенең гомере өзелгән, 53 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Статистик мәгълүматлардан билгеле булганча, фаҗигаләрнең күбесендә төп сәбәп булып һава шартларын исәпкә алмыйча тиешле тизлекне сакламау, урам чатларын узганда юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәү тора. -Руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә...
      175
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 09:54
      Нотариус Рафил Вәлиев укучыларга хокук, ирек һәм бурычлар турында сөйләде
      "Россия юристлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан 2011 елдан башлап түләүсез юридик ярдәм күрсәтү Бөтенроссия көне уздырылып килә. Әлеге проект ярдәмендә хезмәт урынында килеп чыккан бәхәсләр, шәхси милеккә, варислыкка, административ һәм гаилә хокукларына һәм башкаларга кагылышлы мәсьәләләр буенча Россия гражданнары үз хокукларын яклый алалар. Кукмара 4нче урта мәктәбенең 10нчы сыйныфлары...
      176
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 08:57
      Район газетасына язылып калырга ашыгыгыз!
      2014 елның беренче яртысы өчен "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына язылу дәвам итә. 6 айга язылу бәясе - 300 сум. Подписка барлык почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә кабул ителә. Газета укучыларыбыз арасында быел да призлар уйнатылачак. Төп приз - суыткыч. Районнан читтә яшәүчеләр өчен электрон подписканың бәясе - ярты елга 240...
      318
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 07:04
      Мәмәширдә мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен бәйрәм оештырылды
      Мәмәшир авыл җирлегендә инвалидлар ункөнлеге кысаларында бәйрәм чарасы үткәрелде. Әлеге җирлектә 158 инвалид яши, шуларның 59ы - хезмәт яшендәге инвалидлар. -Хезмәт яшендә булып, эшкә яраксыз һәм балачактан инвалидларны без район мәдәният йортына бәйрәмгә чакырдык. Мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укытучылары көче белән чәй табыны әзерләнде, очрашу җыр-шигырьләр белән үрелеп барды. Бер...
      161
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 06:03
      Кукмарада район Советының чираттагы сессиясе булды
      Бүген икенче чакырылыш Кукмара район Советының утыз икенче сессиясе булды. Сессиядә түбәндәге ике мәсьәлә каралды: 1.Кукмара районының 2014 елга һәм планлы 2015 һәм 2016 елларга бюджеты проекты. 2.Кукмара муниципаль районы муниципаль берәмлегенең Уставына үзгәрешләр кертү проекты. Әлеге көн тәртипләре буенча финанс-бюджет палатасы рәисе Илнур Сәмигуллинның, район советының юридик бүлек җитәкчесе...
      0
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 05:49
      Кукмара базарында Яңа ел исе килә
      Җиләк-җимешләр өлгергән чорда базарларның иртәдән кичкә кадәр гөрләп торуын беләбез. Ә менә кышын сату-итү ничегрәк бара икән? Өстебезгә калын итеп киенеп, андый-мондый кирәге чыкса, дип акча янчыгы кыстырып, блокнот белән ручка, фотоаппарат алып бистәбезнең үзәк базарын әйләнеп кайтырга булдык. Кышкы чорда көн әле сәгать тугызларда гына яктыра, сәүдә итүчеләр дә...
      149
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 05:06
      Район башлыгы кукмаралыларны Россия Конституциясе көне белән котлады
      Бүген Россия Конституциясе кабул ителүенә 20 ел тулды. Бу уңайдан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны бәйрәм белән тәбрик итте. -Конституция гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруда, җәмгыятьтә социаль-сәяси тотрыклылык саклауда төп гарант булып тора. Аның кысаларында җәмгыятебезнең икътисадый нигезе ныгыр, шәхси хокуклар сакланыр, күпмилләтле илебездә тынычлык-иминлек хөкем сөрер дип ышанабыз,...
      160
      0
      0
    • 12 декабрь 2013 - 04:14
      Кукмаралылар "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән чарада катнашты
      Казандагы Галиәскәр Камал исемендәге драма һәм комедия театрында "Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган чара үткәрелде. Әлеге кичәгә өч буын - әбисе, әнисе һәм үзе дә күп бала алып кайткан социаль хезмәткәрләр чакырылган иде. Ә безнең районнан Казанга Чишмәбаш авылыннан, караучысыз калган өлкәннәрне тәрбияләүче Рәхилә Сафина әнисе Наилә Бикмөхәммәтова белән бергә...
      153
      0
      0
    Реклама