Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмаралылар "Әниемә чәчәк бәйләме" дигән чарада катнашты

Казандагы Галиәскәр Камал исемендәге драма һәм комедия театрында "Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган чара үткәрелде. Әлеге кичәгә өч буын - әбисе, әнисе һәм үзе дә күп бала алып кайткан социаль хезмәткәрләр чакырылган иде. Ә безнең районнан Казанга Чишмәбаш авылыннан, караучысыз калган өлкәннәрне тәрбияләүче Рәхилә Сафина әнисе Наилә Бикмөхәммәтова белән бергә...

Казандагы Галиәскәр Камал исемендәге драма һәм комедия театрында "Әниемә чәчәк бәйләме" дип аталган чара үткәрелде. Әлеге кичәгә өч буын - әбисе, әнисе һәм үзе дә күп бала алып кайткан социаль хезмәткәрләр чакырылган иде. Ә безнең районнан Казанга Чишмәбаш авылыннан, караучысыз калган өлкәннәрне тәрбияләүче Рәхилә Сафина әнисе Наилә Бикмөхәммәтова белән бергә барды. Рәхиләгә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин "Ноутбукофф" кибетенең 3 мең сумлык сертификатын тапшырды. Бәйрәм кичәсе "Казан" милли-мәдәни үзәгендә оештырылган чәй өстәле артында төгәлләнгән.

фото: http://www.greeninfo.ru/floristics/bouquets.html/Article/_/aID/4894

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk