Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 10 декабрь 2013 яңалыклары

    • 10 декабрь 2013 - 12:09
      Кукмарада узган шайбалы хоккей ярышы апаслыларның җиңүе белән төгәлләнде
      "Олимп" боз сараенда өлкәннәр арасында шайбалы хоккей буенча Татарстан беренчелегенә ярышларда Кукмараның "Норд" һәм Апас районының "Свияга" командалары очрашты. Уен 14:3 исәбенә апаслылар файдасына тәмамланды.
    • 10 декабрь 2013 - 11:29
      "Рассвет"та узган семинар-киңәшмәдә терлекчелектә продукцияне арттыру бурычы куелды
      "Рассвет" агрофирмасы базасында терлекчелек тармагының 11 айлык эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинарда катнашучылар Нырья фермасында хезмәтне оештыру, терлек асрау технологиясе, ашату тәртибе белән таныштылар. 7 ел элек "Урал" хуҗалыгына кушылгач, агрофирмада продукция җитештерү нык артты, хезмәт хаклары вакытында түләнә, ел саен төзелеш реконструкция эшләре башкарыла. "Урал" хуҗалыгының Каенсар бригадасында...
    • 10 декабрь 2013 - 10:48
      Пенсия алучыларга өлкән кешене тәрбияләгән өчен компенсация түләнми
      Сорау-җавап -Минем әниемә 80 яшь. Аны тәрбияләгән өчен компенсация буларак, миңа 1200 сум акча түләнергә тиеш дип беләм. Ә миңа аны, син пенсия аласың, дип бирмиләр. Бу законга сыямы? -Бу компенсация бары эшкә яраклы, әмма ни сәбәпледер эшләмәгән өлкән яшьтәге кешене тәрбияләү белән мәшгуль кешеләргә түләнә. Сез күпмедер күләмдә хезмәт...
    • 10 декабрь 2013 - 08:59
      Ноутбук бер ир-атның башына җиткән
      Иркутск өлкәсенең Усолье-Сибирск шәһәрендәге Сеченов урамында урнашкан фатирда 26 яшьлек хуҗаның мәете табылган.Ир ваннада юынган вакытта токка тоташтырылган ноутбугын суга төшереп җибәргән һәм ток сугудан үлгән - полиция хезмәткәрләре шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Әлеге ир ишекләр куючы фирмада буяучы булып эшләгән. Фото: http://news.rambler.ru/22610463/ Чыганак: http://www.gazeta.ru/social/news/2013/12/10/n_5804561.shtml
    • 10 декабрь 2013 - 08:15
      Кукмарада полициянең гарнизон разводы узды (+фото)
      Җиңү паркы каршындагы мәйданда хокук сагында торучыларның гарнизон разводы булды. Анда Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең барлык шәхси составы катнашты. ТР Эчке эшләр бүлеге министры боерыгы нигезендә кварталга бер тапкыр уздырыла торган әлеге чарага һәркем тиешле хәзерлек белән килгән иде: тигез итеп сафка тезелгән хезмәткәрләрнең формалары ялт...
    • 10 декабрь 2013 - 07:22
      "Зилант"та узган өстәл теннисы ярышында тугыз яшьлек кыз призлы урынга чыкты
      "Зилант" спорткомплексында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне чаралары кысаларында өстәл теннисы ярышлары үтте. Анда районыбыздан һәм Вятка Аланыннан килгән 32 теннисчы катнашты. Хатын-кызлар арасында Кукмарадан Кадрия Заһидуллина, Зур Кукмарадан Энҗе Шәфигуллина һәм иң яшь теннисчы 9 яшьлек Азалия Кадыйровалар призлы урыннарны яуладылар. Катнаш төркемдә Зур Кукмарадан Таһир Хафизов, Поршурдан Эдуард...
    • 10 декабрь 2013 - 07:05
      Югары Шәмәрдән авылы халкының да яхшы юлдан йөрисе килә
      Безнең Югары Шәмәрдән авылының Хөсәен Ямашев, Майский урамнарында юллар шулкадәр начар, машиналар да, кешеләр дә йөрерлек түгел. Балалар авылның түбән очындагы башлангыч мәктәпкә басудан әйләнеп йөриләр. Ядегәргә укырга баручы балаларга да бик кыен. Юлны рәтлибез, дип ел саен вәгъдә итәләр, төзәтүче генә юк. Юлыбызны ремонтлау 2012 ел программасына кергән, дип...
    • 10 декабрь 2013 - 04:18
      Кукмара укучылары үзләренең киез эшләнмәләре белән бәйгеләрдә җиңү арты җиңү яулый
      Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Art-valenok" остаханәсендә шөгыльләнүче укучыларының киез эшләнмәләре "Ватан" республикакүләм халык иҗаты фестивалендә беренче урынны алды. "Voilok-Fashion" студиясе кызлары Евгения Кузьмина, Елена Демьянова әзерләгән балалар костюмнары да яшь дизайн һәм модельерлар конкурсында беренче дәрәҗә лауреат булды. Жюри әгъзалары яшь модельләр Айгөл Сөләйманова, Руфинә Галәвиева, Руфинә Кәримова, Алина Искандерова,...
    Реклама