Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 8 октябрь 2013 яңалыклары

    • 8 октябрь 2013 - 11:05
      15 октябрь - Корбан бәйрәмендә ял итәчәкбез
      Агымдагы елның 15 октябрендә Ислам дөньясындагы зур бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Әлеге көнне корбан чалына, мөселманнар тарафыннан хаҗ кылу тәмамлана. 15 октябрьдә барлык Татарстан халкы ял итәчәк. 14 октябрьдә исә эш көне бер сәгатькә кыскартыла. фото: http://www.vesti.ru/doc.html?id=1136534
      340
      0
      0
    • 8 октябрь 2013 - 10:08
      Кукмарада булган юл фаҗигасендә биш яшьлек бала зыян күрде
      Агымдагы елның 5 октябрендә, кичке сәгать унынчы яртылар тирәсендә поселокның Мәҗит Гафури урамында юл фаҗигасе була. Чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән ир-егет тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшеп каплана. Юл һәлакәтендә 5 яшьлек бала зыян күрә. Бала махсус балалар утыргычына утыртылмаган һәм шул...
      410
      0
      0
    • 8 октябрь 2013 - 07:22
      Укучылар өчен инглиз телен тирәнтен үзләштерү курслары оештырылды
      Районыбызның иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге Казан Халыкара лингвистик үзәк белән берлектә 9,10, 11 сыйныф укучылары өчен инглиз телен тирәнтен өйрәнү курслары оештырды. Укулар Атлас Булатов исемендәге күппрофильле лицей базасында үтте. Бу хакта иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге директоры Йолдыз Гыймадиева хәбәр итте. фото: http://kosheleva.ucoz.ru/index/lessons/0-20
      351
      0
      0
    • 8 октябрь 2013 - 06:38
      Районыбызда яшәүче элеккеге наркоман яшьлек хаталары өчен үкенә
      Исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыгуның никадәр яман булуы турында язмалар әзерләгәндә район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗановка еш мөрәҗәгать итәбез. Бу юлы кабинетының ишегенә шакыганда аның чираттагы авыруны кабул иткән вакыты иде. Табиб каршындагы яше кырыкка җитеп килүче мәһабәт гәүдәле иргә игътибар итми калмадым. Сөйкемле күренә үзе, начар гадәтле...
      415
      0
      0
    • 8 октябрь 2013 - 05:57
      “Яңа тормыш” агрофирмасында узган семинар-киңәшмәдә сөт җитештерүне арттыру бурычы куелды (+фото)
      "Яңа тормыш" агрофирмасында район семинар-киңәшмәсе үткәрелде. Анда кыр эшләреннән бушаган техниканы саклауга кую, язгы чәчүдә катнашачак техниканы ремонтлауны оештыру, терлекчелектә кышлату чорын нәтиҗәле үткәрү һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшенде. "Яңа тормыш" агрофирмасында кыр эшләре вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарыла, шуның нәтиҗәсендә ике еллык азык запасы тупланган. Хәзер шуннан файдаланып, сөт...
      424
      0
      0
    • 8 октябрь 2013 - 05:16
      Кукмарада “Мин ришвәт алмыйм” һәм “Мин ришвәт бирмим” дигән акция узды
      Кукмара муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең карары нигезендә Кукмара поселогы урамнарында "Мин ришвәт алмыйм" һәм "Мин ришвәт бирмим" дигән акция узды. "Тылсым" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре поселокта яшәүчеләр һәм кунаклар белән коррупция, ул китерергә мөмкин булган нәтиҗәләр, аны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр....
      380
      0
      0
    • 8 октябрь 2013 - 04:21
      Китапханәче “Кояшкай” балалары белән урманнар турында әңгәмә-дәрес уздырды
      Кукмара балалар китапханәсе хезмәткәре Гөлфия Хафизова "Кояшкай" социаль приютында «Росинка» экология клубында узган чираттагы очрашуда катнашты. "Урман сукмагы серләре" дип аталган әлеге әңгәмә-дәрестә мәктәп яшендәге балалар катнашты. "Белеп кара", "Әйтемне дәвам ит", "Сүзләр", "Ял урыны" дип аталган бәйгеләрдән соң, балалар өчен слайд-презентация дә күрсәтелде. фото: http://delo.ua/ukraine/shtraf-za-zagrjaznenie-lesov-pov-160538/
      365
      0
      0
    Реклама