Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Мин ришвәт алмыйм” һәм “Мин ришвәт бирмим” дигән акция узды

Кукмара муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең карары нигезендә Кукмара поселогы урамнарында "Мин ришвәт алмыйм" һәм "Мин ришвәт бирмим" дигән акция узды. "Тылсым" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре поселокта яшәүчеләр һәм кунаклар белән коррупция, ул китерергә мөмкин булган нәтиҗәләр, аны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр....

Кукмара муниципаль район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча комиссиянең карары нигезендә Кукмара поселогы урамнарында "Мин ришвәт алмыйм" һәм "Мин ришвәт бирмим" дигән акция узды. "Тылсым" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре поселокта яшәүчеләр һәм кунаклар белән коррупция, ул китерергә мөмкин булган нәтиҗәләр, аны булдырмау чаралары турында сөйләштеләр.

Поселокның үзәк урамындагы "Ратмир" сәүдә йорты янында һәм үзәк дәваханәдә "Кукмор - волонтер" ирекле оешмасы әгъзалары тарафыннан бер ягы 5000 сумлык акча рәвешендә, икенче ягы ришвәт алган һәм биргән өчен җинаять җаваплылыгы турында язылган 400 листовка тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk