Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районыбызда яшәүче элеккеге наркоман яшьлек хаталары өчен үкенә

Исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыгуның никадәр яман булуы турында язмалар әзерләгәндә район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗановка еш мөрәҗәгать итәбез. Бу юлы кабинетының ишегенә шакыганда аның чираттагы авыруны кабул иткән вакыты иде. Табиб каршындагы яше кырыкка җитеп килүче мәһабәт гәүдәле иргә игътибар итми калмадым. Сөйкемле күренә үзе, начар гадәтле...

Исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар белән мавыгуның никадәр яман булуы турында язмалар әзерләгәндә район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗановка еш мөрәҗәгать итәбез. Бу юлы кабинетының ишегенә шакыганда аның чираттагы авыруны кабул иткән вакыты иде. Табиб каршындагы яше кырыкка җитеп килүче мәһабәт гәүдәле иргә игътибар итми калмадым. Сөйкемле күренә үзе, начар гадәтле адәмгә охшамаган кебек. Баксаң, яшьлеге болгавыр 90нчы елларга туры килгән бу ир шул вакытта наркоманлык тозагына эләккән икән. Бу хакта сөйләүдән баш тартмады үзе.

-Миңа 18 яшь тирәсе иде, дусларым мәк сыгынтысыннан ясалган наркотик матдә - опиум тәкъдим иттеләр. Мин аны куллануның юньлегә илтмәячәген белә идем, шуңа күрә башта ризалашмадым. "Курыкма, беренче тапкыр кадаганнан берни булмый, аның каравы, моңарчы белмәгән рәхәтлекне татыйсың", - дип озак үгетләүләреннән соң гына тәвәккәлләдем. Ул чактагы ләззәтле тойгыларны аңлатырдай сүзләр таба алмыйм хәтта. Баш мие яхшырак эшли башлады кебек. Кичен өстәвенә аракы эчтек әле. Иртән бөтен гәүдәмдә авырлык тоеп уяндым, наркотикны тагын кабул итәсем килде. Зур бәлага тарыганымны аңлап җиткермәгәнмен әле ул чакта.

Компаниядә без унлап егет идек. Барысы да опиумны кулланып караганнар, ни икәнен үз тәҗрибәләрендә беләләр иде инде. Алар арасында "җебегән" булып күренәсем, "ак карга" буласым килмәде: кеше бакчалары буйлап мәк җыярга чыкканда мин дә ияреп йөрдем. Сыгынтысын бер-беребезнең кан тамырларына җибәрү өчен аулак урынга җыела идек. Әти-әниләргә сиздерү юк инде! Кышларын исә бу шөгыльне, теләмәсәк тә, "онытып" торырга туры килде: кар астында мәк үсми бит, ә синтетик наркотик - героин юк иде әле ул чагында.

Ел ярымнан соң армиягә чакыру алдым. Медицина комиссиясе үткәндә наркоманлыкка тикшермәделәр: безнең җәмгыять өчен ят диярлек күренеш иде ул чөнки. Хезмәт иткәндә исә наркотиклар турында уйларга вакыт булмады.

Хәрби бурычымны үтәп, өйгә исән-сау әйләнеп кайтканнан соң, яман гадәткә янәдән керешермен дип башыма да китермәгән идем. Биредә мине шул ук иптәшләрем каршылады. Армиядән кайтуымны "әйбәтләп", бер ай чамасы "юдык" башта. Аннары иптәшләрем наркотиклар турында сүз кузгаттылар. 1999нчы ел иде бу. Героин Кукмарага килеп җиткән иде инде. Монысында кыстатып тормадым. Вакытында туктый алырмын, элеккечә бәйлелеккә бирелмәм, дип ышандым. Ялгышканмын. "Тәм"ен бер белүгә үк "ятьмә"гә эләгүемне сизми дә калдым. Иртәләрен "Героинга кайдан акча табарга?"дигән уй белән уяна башладым. Героин кыйммәт, ара-тирә эшләп тапкан акчам гына җитәрлек түгел. Бөтен гәүдәне "вата" торган газаплы авыртуларга барып җитмәсә дә, организм яңадан-яңа доза таләп итә, түзәр әмәл юк иде. Өстәвенә, доза кечкенә булганда, тәэсире дә аз. Үзеннән-үзе җинаять юлына басарга туры килде. Юк, юлбасарлыкка чыкмадым, кешеләрне ачыктан-ачык таламадым үзе. Иптәшләрем белән, гадәттә, исерекләрнең кесәләрен чистарта идек. Кесә телефоны "эләктергәнем" дә булды. Боларның барысы кайчан да булса начар бетәчәген аңласам да, үземне җиңәрдәй көч таба алмадым. Урлашканнарым өчен ике тапкыр шартлы рәвештә хөкем ителүем дә туктата алмады мине. Үземне агулавымны дәвам иттем. Тормыш минем өчен мәгънәсез, саташулы булды. Мондый яшәү рәвешен дошманга да теләмим. Әти-әниең ни карадылар, дисезме? Алар көннәр буе эштә иде, наркотик белән мавыгуым турында башта берни белмәделәр. Аннары сизенсәләр дә, кем әйтмешли, кулдан тотканнары булмады. Өйдән әйберләр югала башлагач, тавыш кубарганнары булды, әлбәттә. Бу хакта сөйләү кирәкме икән?

Наркотик кадап карарга теләүче яшь егетләрнең килгәне булды минем янга. Мин аларны бу хәтәр юлга басмаска күндерә идем. Моның өчен соңыннан килеп рәхмәт әйткәннәре булды. Ә үзем бу тозактан котыла алмаган булыр идем, мөгаен... Ярый әле, милиция хезмәткәрләре героин килә торган барлык юлларны һәм чыганакларны ябуга ирештеләр. Әйе, хәзер мин аларга рәхмәтле. Ул чакта исә, героинны табып булмагач, бик кыен булды. Моңарчы наркотиклар кулланган иптәшләрем, шушы "бушлыкны тутырмакчы" булып, аракыга ябырылдылар. Баш ташлап эчүчеләр әле дә бар Кукмарада. Исерткеч эчемлекләр наркотикларны алыштырырлык дәрәҗәдә булмаса да, мин дә эчүгә сабыштым. Аракы сөреме эчендә яшәү дә бик яман икән."Ни өчен эчүчелекне наркоманлыктан әйбәтрәк дип исәплиләр соң?" - дигән аек уйлар килә башлады башыма. Бу тормыш баткаклыгыннан чыгасым килде. Гомеремнең бушка, әрәмгә үтеп барганын тою тынгылык бирмәде. "Яшел елан"ны җиңүдә район үзәк дәваханәсе табиб-наркологы Рөстәм Сабирҗановның ярдәме зур булды: минем халәтне аңлый торган, эчкерсез әңгәмәләр үз-үземә ышаныч уятты. Тәмәкене дә ташладым. Дөньям яктырып китте кебек. Өстәвенә спорт белән шөгыльләнә башладым. Киләчәккә планнар корып яшим хәзер. Файдасызга уздырган, кулдан ычкындырган вакытны куып җитәргә, ирешелмәгәннәрне чынга ашырырга тырышам. Үз гаиләмне кормадым әле, ә бит заманында сөйгән кызым да бар иде.

Компаниябездәге иптәшләремнең, шөкер, бүгенге көндә барысы да исән. Наркоманлык белән шөгыльләнүдән туктадылар. Әмма сәүдә итүчеләр барлыкка килә икән, яңадан куллана башлаячакларында шигем юк, чөнки наркоманлык ул -чир. Андый очрак була калганда мин, әлбәттә, үземне кулда тотарга тырышачакмын, әмма нәфес күңелне аздырмас, дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә алга таба да наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә юл куелмасын иде. Моның өчен җаваплы кешеләргә әйтәсем килә: "Наркотиклар булмасын өчен барысын да эшләргә тырышыгыз!"

Әйе, яшьлеккә хаталану хас. Ялгышларына абына-сөртенә яшәргә, тормыш итәргә өйрәнә адәм баласы. Иң мөһиме - хаталар фаҗигаләргә, зур үкенечләргә китермәсен өчен аларны вакытында төзәтү кирәк. Әңгәмәдәшем, шуны аңлап, яшәү рәвешен тулаем үзгәртү өчен үзендә ихтыяр көче таба алган. Алга таба да дөрес юлдан тайпылмас кебек.

"Яшьләр колагына: бернигә карамастан, наркотикларга якын килә күрмәгез. Сау-сәламәт булып, ачык зиһен белән яшәү ни тора!" - ди "үткәндәге" наркоман.

фото: http://www.tunnel.ru/view/post:129036

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: нарколог наркоман ялгыш юлдан тайпылу хаталарны төзәтү

erid: 2VtzqxWHLUk