Бүген, 27 сентябрь, Тәрбиячеләр көне. Кукмара районында барлыгы 59 балалар бакчасы бар, шуларның 8е Кукмара поселогында, 51е авылларда. Балалар бакчаларында 600 хезмәткәр эшли. Барлык тәрбиячеләрне, балалар бакчасы хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлыйбыз, эшләрендә, тормышларында уңышлар телибез.
Балалар бакчасына барып, бер мизгелгә генә булса да дөньябызны онытып, сабый чакларны искә төшереп кайттык...