Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 23 сентябрь 2013 яңалыклары

    • 23 сентябрь 2013 - 11:45
      Ядегәр һәм Вахит авылы китапханәләрендә балалар "Без террорга каршы" дигән темага әңгәмәләрдә катнашты
      Ядегәр авылы китапханәсендә "Без террорга каршы" дип аталган әңгәмә рәвешендәге дәрес узды. Биредә укучыларга тыныч тормышның, дуслыкның, ярдәмләшеп яшәүнең зур әһәмияткә ия булуын, террорның кешелеккә китергән зыяны турында аңлаттылар. Шулай ук, Вахит авылы китапханәсендә "Терроризм - зур афәт ул" дип аталган чара үткәрелде. Биредә мәктәп балалары викторинада катнаштылар. фото: http://07kbr.ru/2012/02/18/miting-protiv-terrorizma-v-g-nalchike-nikogda-terroristy-ne-smogut-postavit-na-koleni-narod-respubliki/
      427
      0
      0
    • 23 сентябрь 2013 - 10:27
      Солдаттагы Аш.Буҗи егетенең рота командирыннан Рәхмәт хаты килгән
      Һәр әти-әни кебек без дә улыбыз Айнурны армия сафларына озатканда борчылган идек. Әмма бу борчылуыбыз юкка булган. Инде кайтуына да берничә генә ай калып бара, әле улыбыздан бер зарлану сүзе ишетмәдек. Айнур элемтә ротасында хезмәт итә. Хәрби частьта да үзен уңай яктан гына бәяли. Күптән түгел рота командиры капитан А.Филонов...
      484
      0
      0
    • 23 сентябрь 2013 - 08:55
      Лубянда узган мәдәният-спорт бәйрәмендә мөгаллимнәр бүләкләнде
      Лубянның авыл стадионында студентлар, урман-техник көллияте хезмәткәрләре, урман хуҗалыгында дистә еллар дәвамында хезмәт куйган ветераннар катнашында мәдәният-спорт бәйрәме уздырылды. Студентлар көче белән әзерләнгән концерт барышында көллият директоры, Татарстан Республикасының Атказанган урманчысы Мулланур Гобәйдуллин ветераннарга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Урман хуҗалыгындагы озак еллар намуслы хезмәте өчен Евгений Наговицын Россия урман хуҗалыгының, укытучы...
      501
      0
      0
    • 23 сентябрь 2013 - 07:23
      Район мәктәпләре Казан ярминкәсендә сату итте
      Район мәгариф идарәсе, мәктәптән тыш эшләр үзәге, кичке мәктәп, барлык урта мәктәпләр Казанның Парк Хаус әүдә-күңел ачу үзәгендә ярминкәдә катнашып, сату итеп кайттылар. Башкала халкына барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясе, бал, үрелгән кәрҗиннәр, хәтта кул эшләнмәләре дә тәкъдим ителде. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, хезмәт, мәшгульлек һәм...
      486
      0
      0
    • 23 сентябрь 2013 - 06:38
      "Россельхозбанк" директорына - Күчмә Кубок
      Быелның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча "Россельхозбанк" Татарстан филиалы өстәмә офислары арасында иң нәтиҗәле эш күрсәткән өчен Кукмара өстәмә офисы директоры Зөбәйдә Шәрифуллинага Күчмә Кубок тапшырылды.
      392
      0
      0
    • 23 сентябрь 2013 - 05:11
      Район халкында 450 шома көпшәле мылтык бар
      Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара. Бүгенге көндә район халкында 450 шома көпшәле, 6 травматик мылтык, 85 газ пистолеты бар. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. "Арсенал" операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе дә тикшерелә....
      538
      0
      0
    • 23 сентябрь 2013 - 04:10
      Пенсия фондыннан “бәхет хатлары” килмәгәнлектән, кирәкле мәгълүматны порталдан табарга була
      2013 елда Россия Пенсия фонды "бәхет хатлары"н җибәрми икән дип ишеттем, шәхси счетта күпме акча тупланганын каян белеп була? Агымдагы елдан пенсияне мәҗбүри иминиятләү системасында шәхси счетларда күпме акча тупланганлыгы турында хәбәр-хатлар җибәрү туктатыла. Бу турыда дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү буенча бердәм портал www.gosusIvai.ru аша һәм пенсия фонды белән...
      446
      0
      0
    Реклама