20 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Югары Чура кызы Аида Егорова конкурс-фестивальдән лауреат исеме белән кайткан
Алабуга шәһәрендә үткән керәшен халык җырларын яшь башкаручыларның "Туым жондозы" дигән VIII конкурс-фестиваленең сайлап алу турында катнашып, Югары Чура авылы кызы Аида Егорова (җитәкчесе Рәфидә Әгъләмшина) финал турына чакырылган иде. Казанда үткән гала- концертта чыгыш ясап, Аида II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
-
Юл фаҗигасендә руль артындагы хатын-кыз үлгән
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 19 гыйнварда, иртәнге сәгать 8дә Яшел Үзән районының Помары - Сафоново автомобиль юлының 19 нчы чакрымында килеп чыккан. Юлда "Рено" белән "КамАЗ" машиналары бәрелешкән. Беренчел фаразлар буенча, җиңел машина руле артындагы 1980 елгы хатын-кыз куркынычсыз тизлек режимын арттырып, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан. Һәлакәт аркасында "Рено" белән...
-
"Казандагы подъездда" адашкан баланың әти-әнисе Новосибирскида табылган
Кичә, 19 гыйнварда, Казанда яшәүчеләрне бала табылу турындагы хәбәр белән "һөҗүм"гә тоттылар. Бу хактагы хәбәр "ВКонтакте" социаль челтәре, шулай ук WhatsApp аша таратылды. Анда Глеб исемле 4 яшьлек малайның югалуы, кайда яшәвен белмәве турында әйтелде. Таратылган хәбәр тулысынча менә болайрак иде: - МАКСИМАЛЬНЫЙ РЕПОСТ!!!!!!!!!!!!!! Сегодня ночью по ул. Заречная 4...
-
Кукмараның полиция старшинасы Рәмзил Гарифуллин Төньяк-Кавказ регионына хезмәт командировкасына китте
Район эчке эшләр бүлегенең дежур часть хезмәткәре ярдәмчесе, полиция старшинасы Рәмзил Гарифуллин Татарстан Эчке эшләр министрлыгының җыелма отряды составында Төньяк-Кавказ регионына хезмәт командировкасына китте. Татарстанның полиция хезмәткәрләре ярты ел дәвамында Дагыстан Республикасының Унцукульск районы, Шамилькала поселогында җәмәгать тәртибен саклап, гражданнарың иминлеген тәэмин итәчәкләр. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев...
-
Кукмарадан ике укучы география буенча олимпиаданың призерлары булдылар
Казанда география фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этап, республика олимпиадасының йомгаклау өлешендә җиңү яулаучыларны тәбрикләделәр. Рүзәл Лукин (күппрофильле лицей, 9 сыйныф), Инсаф Җиһаншин (Мәчкәрә мәктәбе, 11 сыйныф) олимпиаданың призерлары булдылар.
-
Кукмара районында кичә “Качману” бәйрәмен билгеләп уздылар (+Фотолар)
Кичә христиан дине вәкилләре "Качману" бәйрәмен билгеләп үттеләр. Югары Чура авылында оештырылган бәйрәмдә халык аеруча күп иде. Кемнәрдер ул көнне бәкедә су чумынды, кемнәрдер коймак белән кайнар чәй эчте, спорт уеннарында катнашты, җырлап-биеде. Кызыл Тау авылының "Тиңдәшләр" фольклор ансамбле бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
-
Якташыбыз иң яхшы хоккейчылар рәтендә (+Фото)
Якташыбыз, Сәрдекбаш авылы кызы, хоккей буенча Россия (хатын-кызлар) җыелма командасы капитаны Фәнүзә Кадыйрова иң яхшы уенчылар рәтенә кергән, дип хәбәр итте Заһид Мөхәммәтҗанов.
-
Районыбызның авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана
Бүген район җитәкчелеге Сәрдекбаш һәм Өркеш җирлегендә яшәүчеләр белән очрашачак. Анда 2015 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалып, киләчәккә планнар, бурычлар билгеләнәчәк.
-
Татарстанның баш онкологы Рөстәм Хәсәнов: «Кыяр, помидор ашап кына ракны җиңеп булса икән!»
Хәзерге заманда яман шеш авыруы турында көн саен диярлек ишетергә туры килә. Ишетәсең дә: «Йә Аллам, үзең сакла», - дип куясың. Элегрәк безнең авылда өлкәннәр, бәласеннән башаяк дип, бу сүзне хәтта кычкырып әйтергә дә кушмыйлар иде. Яман шеш авыруы белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Статистика буенча, бүген 100 мең...
-
Бүген Минтимер Шәймиевнең туган көне
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе, Татарстанның тарихи һәм мәдәни истәлекләрен торгызу республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев гомер бәйрәмен - 79 яшьлек билгеләп үтә. 1937 елда Актаныш районы Әнәк авылында дөньяга киләгән Минтимер Шәрип улы Шәймиев, белүебезчә, хезмәт юлын 1959 елны Мөслим районы ремонт-техника станциясендә өлкән инженер буларак башлап...
-
Узган ел “Восток” хуҗалыгында 119 миллион сум акчалата керем алынган
-Үткән елны без уңышлы гына төгәлли алдык. Җитештерелгән продукцияне сатып, 119 миллион сум акчалата керем алынды, рентабельлелек 33 процент булды, - диде хуҗалык җитәкчесе Алексей Леонтьев. - Күп кенә төзелеш эшләре алып барылды: силос траншеялары ясалды, орлык складлары төзелде. Әле мал тораклары җитми. Киләчәктә анысы да хәл ителер. Хезмәткәрләргә эш...
-
Түбән Комар китапханәчесе укучылар белән туган як турында әңгәмә үткәрде
Түбән Комар авылы китапханәчесе Светлана Туктаева, кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен, "Минем туган ягым" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул китап укучыларны туган як шигырьләре, мәкальләре, әйтемнәре белән таныштырды.
-
Кукмара урамнарыннан 1018 тонна кар чыгарылган
Районыбызның "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре бәйрәмнәр һәм ял көннәре вакытында да кызу эштә. Узган ел алар тырышлыгы белән поселок урамнарыннан 1416 КамАЗ (4956 тонна) кар түгелгән булса, быел инде 291 машина (1018 тонна) кар чыгарылган.